Балаларда китапка карата хөрмәт уяту максатыннан, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 22 май көнне Теләче ял паркында “Китап – якын дус!” исемле яңа китаплар белән таныштыру һәм фикер алышу сәгате оештырдылар. Биредә балалар өчен иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр искә алып үтелде. Балалар рәхәтләнеп шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, яңа китап битләрен карадылар, әкияти сорауларга җавап бирделәр. Киләчәктә алар китапханәбезнең иң актив укучылары булырлар дип ышанып калабыз.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районының Үзәк бистәсендә территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү " кулланучылар хокукларын яклау турында «РФ Законы нигезендә куллану грамоталылыгын арттыру белән бәйле иде.
18 майда Теләче районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. тарафыннан балигъ булмаган балалар белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан музейга “Тарих эзләре буйлап” дигән темага экскурсия үткәрелде. Музейда безнең барлыкка килгәнчегә кадәр булган һәм хәзерге вакытта зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия истәлекләр саклана. Шуңа күрә музейга экскурсия алдыннан гадәти булмаган һәм үзенчәлекле очрашу хисе туа.
Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Балаларда тугрылык, намус, шәфкать кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү - безнең бурыч. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, 20 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әдәп төбе - матур гадәт” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Төрле сыйныф укучылары катнашындагы әңгәмә-кичәдә укучылар белән изгелек, яхшылык кылу, кешелекле, шәфкатьле булу турында әңгәмә алып барылды. Төрле тәрбияви мисаллар китерелде.
Балалар “Татар халык әкиятләре иленә” сәяхәт иттеләр. Татар халык әкиятләре балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга өйрәтә.
21 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә дүртенче сыйныф укучылары өчен "Саубул, башлангыч мәктәп " дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 4 нче сыйныф укучыларын башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулловна, сыйныф җитәкчеләре һәм әти – әниләре котлады . Укучыларга уңышлар телибез. Җәйге каникулларда яхшы ял итеп, исән – сау яңа уку елына мәктәпкә килүләрен көтеп калабыз !
17 – 21 нче май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф егетләре хәрби хезмәткә әзерлек буенча укуларда катнашалар. Биш көн буенча егетләр армия сафларында хезмәт иткән вакытта кирәк булачак күнекмәләрне ныгыталар. Лагерь начальнигы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә укучы егетләр хәрби хезмәткә бик ныклап әзерләнәләр. Уңышлар телибез!
2021 нче елның 19 нчы маенда «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды. Ярышта мәгариф бүлеге начальнигы Н.В.Карпова, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин катнашты. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан беренчелектә мәктәпкә әзерлек төркеменнән 6 бала катнашты, шуларның икесе- Ганиева Д. Һәм Киямов Б. беренче, ә Сахабиев И. 3нче призлы урын яулады. Балалар бакчалары арасындагы, шахмат турнирының гомуми нәтиҗә буенча, бездә тәрбияләнүче балалар лаеклы беренче урынга чыгып, грамота белән бүләкләнделәр.
Әбде авыл китапханәсендә язучы иҗатына багышланган «Борис Акунинның әдәби битлекләре» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Аның әсәрләре дистәләрчә телгә тәрҗемә ителгән, аларның күпчелеге экранлаштырылган. Без китап сөючеләрне китапханәгә яңа китаплар белән танышырга һәм Борис Акунинның яраткан романнарын искә алырга чакырабыз.