ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2021 ел
шимбә

14 май көнне  Казан шәһәрендә  укытучы Гатиятов Рәсип Рәшит улы җитәкчелегендә Теләче урта  мәктәбенең яшь инспекторлар отряды "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021" республика конкурсының зона этабы лауреаты булды. Укучыларны һәм җитәкчене котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!

2021 нче елның 19 нчы маенда «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды. Ярышта барлыгы 10 район мәктәпләреннән 44 яшь шахматчы катнашты. Шулар арасында безнен Баландыш мәктәбенен 7 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә 2 урынга лаек булды һәм призлы бүләк һәм грамота белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мәктәпләре арасында үткәрелүче “Яшь каләм остасы” дип исемләнгән иҗадый бәйгедә “Иң яхшы хикәя авторы” номинациясендә 2нче сыйныф укучысы Гилазова Тәнзилә 1урынны алды, 6 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия- 2 урынга лаек булды. (Җитәкчесе- Заһидуллина Ә. Н. )

    Ә “Иң яхшы шигырь авторы” номинациясендә 7нче сыйныф укучысы  Ситдикова Камилә -1 урын, Мингазов Камил -2 урынны булештеләр (Җитәкчесе- Зәйнуллина Р. Х.) Укучыларны котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!

   2021 нче елның 19 нчы маенда «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды. Ярышта мәгариф бүлеге начальнигы Н.В.Карпова, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин катнашты. Барлыгы  10 район мәктәпләреннән 44 яшь шахматчы катнашты.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгече Г.И. Габдрахманова белән берлектә педагоглар "Беренче чәчәкләрне яклау"дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты булып үсемлекләрнең сирәк һәм юкка чыга торган төрләре турында белемнәрне киңәйтү, юкка чыгу куркынычы астында булган иртә чәчәк ата торган үсемлекләр санын саклау, яклау һәм торгызу буенча актив экологик позицияне формалаштыру торды. Аннан соң Гөлнара Ильясовна «Тыюлыклы табигать дөньясы» Республика балалар сәнгать иҗаты конкурсында катнашучыларны бүләкләде.

19   нчы  май  көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага  өйрәнү эвакуациясе  үткәрелде. Укучылар , укытучылар алдында, гадәттән тыш хәлләр һәм пожар вакытында  үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып,  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча  әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады.  Мәктәп директоры А.Ф. Хафизов  балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта  эвакуация ясарга  өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

15 нче май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән
"Гаилә татулыгы белән көчле" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә гаиләнең ныклыгы һәм татулыгы турында сүз алып барылды.

15 май көнне Теләче мәдәният йортында  “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан  "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бер үк вакытта “Нәни энҗеләр” бәйгесенең өченче соңгы этабы булды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Якупова Айзиля А.  бу бәйгедә катнашып  “Зыялы кыз” номинациясендә җиңү яулады. Айзиләне котлыйбыз! Уңышлар теләп калабыз! Безнең гаиләләребез иң  нык, тату гаиләләр, балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсын!

15 май – Халыкара гаилә көнендә Урта Мишә авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле” дигән мәгълүмат сәгате һәм “Шигырьне тап” уены үткәрде. Укучыларга гаилә көненең тарихы турында сөйләнде, китаплардан өзекләр кычкырып укылды. “Сине ярата һәм көтә торган йорт” исемле темага китап күргәзмәсе куелды.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

9 июньдә Роспотребнадзор Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аларның хокуклары һәм бурычлары турында консультация үткәрә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International