1 апрельдә, гадәттәгечә, Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең идеясе - кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу. Бу көнне кошларның яшәү урыннарын төзекләндерү, яңа җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча чаралар үткәрелә.Бүген безнең бакчада «Карга боткасы» исемле чара узды, балалар башта ярма җыйды, төрле уеннар уйнадылар, әйтемнәр әйттеләр, аннан тәмләп ботка белән сыйландылар, кошларга да өлеш чыгардылар.
Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды.
Бүген исә, мәктәбебездә шахмат зонасы ачу тантанасы булды. Шахмат зонасын ачу тантанасында районыбыз җитәкчесе Хазипов Н.Н., башкарма комитет җитәкчесе Хамидуллин И.Х,, районыбызның мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Сабирова А.Р. катнашты. Шахматның безнең мәктәпләргә керүе бик күңелле. Без һәрвакыт актив спортка: көрәш, футбол, волейбол, хоккейга игътибарны бирәбез. Ә шахмат-ул интеллектуаль спорт. Бу уен уйларга мәҗбүр итә. Нәкъ менә бу тормышта һәрчак кирәк булачак.
Корней Иванович Чуковский китапларында гаҗәеп могҗизалар бара. Хәтта укый белмәгән сабыйлар да язучының күп кенә әсәрләре белән таныш. Ә бит Корней Иванович шигырьләр һәм әкиятләр генә язмаган. Чуковский балалар өчен борынгы грек Герое Персей, Афина Паллада, Медуза Горгона, гүзәл Андромеда турында риваятьләр сөйләгән. Чуковский - Киплинг әкиятләрен, «Том Сойер», «Мюнхгаузен бароны маҗаралары», «Робинзон Крузо» әкиятләрен тәрҗемә иткән шәхес.
Агымдагы елнын 31 март конне «Алан» ЖЧШ нен Алан авылындагы билэмэсендэ трактор хэм тагылма арбаларга курсэтмэ техник карау узды.
Элеге чаранын максаты булып, карауга эзерлэнгэн техниканын эксплуатация вакытында куркынычсызлык чараларына жавап биругэ яраклылыгын ачыклаудан гыйбарэт.
Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән «Сәламәтлек - минем байлыгым» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Очрашу сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган иде.
30 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучы балалар белән “Китапларга каникул юк” дигән китап уку сәгате үткәрделәр. Укучылар үзләренең яраткан китапларын бергәләп укып эчтәлекләрен сөйләделәр.
Китапханә белән танышу укучылар өчен - тылсымлы әкият дөньясын ачу. Экскурсия вакытында балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Китапханәдә китаплар, журналлар һәм газеталар күп. Монда урнашырга һәм тыныч кына сайланган китапны укырга була. Китаплар безгә күп нәрсә турында сөйли: безнең Ватаныбыз һәм аның табигате, кызыклы кешеләр һәм аларның хезмәте, халыкларның тарихы һәм мәдәнияте турында. Экскурсия ахырында китапханәче балаларга китапханәнең актив укучылары булырга тәкъдим итте.
Катнашучылар табигать белгечләре һәм натуралистлар В.Бианки, Н.Сладков, М. Пришвин, К. Паустовский әсәрләренә багышланган. Балалар «Бөҗәкләр турында», «Кошлар – безнең дусларыбыз», «Хайваннар дөньясы» дигән экологик викториналар сорауларына җавап бирделәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар һәм үзләренә ошаган китаплар алдылар. Җирне саклау көненә алдан ук "Табигать балалар күзлегеннән” конкурсы игълан ителгән иде, анда балалар рәсем ясау осталыкларын күрсәтте.
Укучыларның язгы каникулларын күңелле уздыру максатыннан 30 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Көчле звено” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар. Биш бүлектән торган уен барышында балаларга төрле темага сораулар бирелде. Әлеге сораулар арасында әкият, мультфильм геройларын танып белү, математик биремнәр, табышмаклар шулай ук татар теленә бәйле сораулар бар иде. Укучылар әлеге чара дәвамында үзләренең тапкырлыкларын сынадылар, иң күп сорауларга җавап биргән бала иң көчле звено дип билгеләнде.
2021 елның 29 мартында безнең Шәдке балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм еллык эш планына нигезләнеп ,Нәүрүз бәйрәмен үткәрү йоласын үтәдек. Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. . Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган. Бу көнне балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Нәүрүз Мөбарәк булсын!