ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

5 февраль көнне  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А., Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе Миннебаева Г.Ш. белән берлектә “Үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады” дигән исем астында шигърият сәгате үткәрелде. Башкорт һәм татар халкының мәшһүр шагыйре Наҗар Нәҗминең шигырьләрен, халык язмышын кайгыртып язган публицистик язмаларын укып искә алдык. “Милли җаным” исемле китапта дуслары, каләмдәшләре, фикердәшләре дә үзләренең мәкаләләрендә, истәлекләрендә, шигырьләрендә Наҗар аганың ватанпәрвәрлеген, татарпәрвәрлеген, аның олуг шагыйрьлеген, аңа булган хөрмәтләрен ачык чагылдыралар.

8 февраль көнне Баландыш авылы җирлегендә халык җыены булды. Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Накипович, транспорт һәм юл идарәсе министры урынбасары Усманов Айрат Нагим улы һәм башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Й.Р. мәктәпнең 2020 елдагы  эшчәнлегенә анализ ясап үтте. 

6 февральдә  Баландыш төп  мәктәбенең бер төркем укучылары Олы Мәтәскә урта мәктәбендә,  2007  нче елда туган һәм аннан да яшьрәкләр арасында  М. Ногманов истәлегенә  багышлап үткәрелгән   милли көрәш  бәйгесендә катнаштылар һәм  үз авырлыкларында көрәшеп, матур күрсәткечләргә ия булдылар.

                                                                                                  

7 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан Гербын” танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында сөйләде. Балалар Гербта сүрәтләнгән һәр төснең әһәмиятен белделәр. Чара ахрында викторинада катнаштылар.

Элек-электән мондый күңел ачу үзенчәлекле мәгънәгә ия булган. Халык таудан шуу тормыш көчен уятырга сәләтле дип саный.

Субаш авылында керәшеннәрнең «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле керәшеннәрнең сәнгатьләрен саклаучылар, башкаручылар булып тора.Күп еллар дәвамында коллектив керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне тапшыралар. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу өчен фольклор көненә багышланган күргәзмә оештырдылар. Шулай ук фольклор почмагы ясадылар, анда көнкүреш әйберләре, кием-салым җыелган.

      5 – 7 нче  февраль көннәрендә  татар  теленнән республика олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары

Тимербаева Динә, Фаляхиева Зубайда, Фаляхиева Газиза, Фаляхиева Сагида, Галимханова Адилә,  Нуруллина Айсинә, һәм Алан урта мәктәбе укучысы Гыйлманова Мәликә   катнаштылар.  Тимербаева Динә, Фаләхиева Зөбәйдә, Фәләхиева Газизә, Фәләхиева Сагидә  һәм Алан урта мәктәбе укучысы Гыйлманова Мәликә   татар теленнән  призерлар булдылар,   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  олимпиадага татар  теле һәм әдәбияты укытучылары   Әсадуллина З.Н., Сәлманова Г.Р., Гарипова Р.Г., Галиева А.М. Гыйлфанова А.М. һәм Д.Г. Гатауллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Толерантлык индивидуумның, төркемнең, гомумән җәмгыятьнең югары рухи һәм интеллектуаль үсеше билгесе булып санала. 7 февраль көнне  Ачы мәдәният йортында үткәрелгән әңгәмәнең максаты - балаларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, төрле милләт һәм дин кешеләренә карата толерантлык, толерантлык идеяләрен һәм социаль үрнәкләрен таратуга ярдәм итү, бер-беребез турында мәгълүмат алу, игелеклелек һәм ачу атмосферасы тудыру.

5 нче февраль көнне   “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” яшьләр халык иҗаты фестивале  Олы Мәтәскә авыл җирлегендә башланып китте. Безнең җирлектә җырга-моңга гашыйк халык яши. Бу фестивальдә  дә җирлегебезнең талантлы яшьләре  бик актив катнаштылар. Аларның һәрбер чыгышы   тамашачылар тарафыннан зур алкышларга күмелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International