2021 елның 7 февралендэ «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.
Беренче сүзен шушы телдә әйтә,сөйләшә башлый,беренче китабын укый.
Татар теле-дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе.Теләге булган һәр кеше аны өйрәнә ала.
6 февраль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында үткән "Телләр белгән-илләр гизгән" дип исемләнгән әдәби кичәдә балаларга туган телеңне ярату,саклау һәм чит телләрне дә өйрәнергә кирәклеге турында сөйләнеп,мәкальләр әйтелде,шигырьләр укылды.Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Шул уңайдан, 5 февраль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Саулык-зур байлык" дигән темага әңгәмә үтте.
2021 нче елның 6 февралендә “Батыр” спорткомплексында “Телэче” спорт мәктәбе 2007 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 27 тапкыр уздырыла.
5нче февраль көнне, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Тимерханов Л.М Шәдке балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде ,балалар белән пожар куркынычсызлыгына каршы әңгәмә үткәрде.
2021 елның 5 февралендэ «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.
Күргәзмәдә шушы символның тарихи эчтәлеген чагылдырган, шулай ук ТР гербы һәм башка символларның үзенчәлекләрен ачучы материал тәкъдим ителде. Аларны ихтирам итү - Татарстан Республикасының һәр гражданының изге бурычы.
4 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» IV Россиякүләм Акциясенә багышланган китап күргәзмәсе оештырып башлангыч сыйныф укучыларына тәкъдим итте һәм алар белән әңгәмә үткәрде. Балаларга яшь геройларның батырлыгы турында тыңлау аеруча кызык булды. Тәкъдим ителгән китаплардагы вакыйгалар китап укучыларны сугыш елларына кайтарды. Укылган әсәрләрдәге геройлар балаларда бердәмлек, ярдәмчеллек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Китапханәдә очрашу” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрделәр.