Бу көн кояш нурлары, елмаюлар һәм матур чәчәкләр бәйләмнәре белән җылытачак. Әбде авыл китапханәсе 9 март көнне мәктәп белән берлектә "Ягез әле, кызлар!» дип исемләнгән конкурс оештырды. Монда мәктәпнең бөтен хатын-кызлар коллективы катнашты, ә ир-атларга жюри әгъзасы булу хокукы бирелде. Чарада катнашучылар «Приветствие»,. «Песня о маме», «Клубочек», «Этикет», «Конкурс на сообразительность», «Телеграмма», «Аукцион запахов», «Праздничное меню» дигән төрле номинацияләрдә көч сынашты. Кызлар безне үзләренең артистлыклары белән шатландырдылар, алар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Конкурс жюрие безнең кызлар һәм хатын-кызларыбыз бик яхшы җырлый, иң катгый сорауларга җавап бирә һәм теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын таба белүләренә инанды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Бәйрәмчә киенгән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле җырлар, биюләр башкардылар. Аларның күтәренке кәефләренә бөтен балалар бакчасын шат аваз булып таралды. Башка төркем балалары да бүген рус халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм азагында балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй көтә иде.
Китапханә укучылары А. Маринина, Т.Устинова, П. Дашкова, В. Токарева, Н. Андреева, Е. Вильмонт, Д. Рубина кебек язучыларның китаплары белән танышты. Китапларга күзәтү ясалды.
2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халыклар дуслыгы – чын дуслык” исемле чара үткәрделәр.
Теләче урта мәктәбендә технология атналыгы кысаларында укучылар милли ризыкларны әзерләү серләренә төшенделәр.
Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Газиз әнкәм бүләк иткән тел» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Матур жырларны, дәртле биюләрне халык яратып кабул итте.
Бәйрәмнең үзенчәлеге шунда - бу чарада Әниләр үзләренең балалары, апалар, абыйлар-сеңелләре белән чыгыш ясадылар. Солдат әниләре дә читтә калмады. Авыл җирлеге башлыгы аларны һәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.
Акциягә Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханәче 40 ел буе Айдар һәм Тәмте авыл халкына хезмәт күрсәткән фельдшер Дания Егорова һәм 33 ел буе сыер савучы булып эшләгән III дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры Хаҗирә апа Садыйкова турында сөйләде.
6 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Осталар шәһәре» клубы балалары зур кызыксыну белән открыткалар ясадылар. Аннары мәктәп белән берлектә пенсионерларның өйләренә барып, кырык ике ел мәктәптә мәктәптә эшләгән Осина Елена Ильиничнага һәм 10 ел китапханәдә эшләп чыккан Латыйпова Хаҗирә Шәйхулла кызына бүләкләр һәм истәлекле открыткалар тапшырдылар. Үз чиратында алар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Дәрес башында балалар үзләренең әниләре һәм әбиләре турында сөйләделәр һәм үзләренең открыткасын ничек бизәргә теләүләре турында фикер алыштылар. Яшь укучыларыбыз бу бәйрәмнең кайдан килүен һәм ни өчен ул Халыкара хатын-кызлар көне дип аталуын белделәр.