6 март көнне Үзәк мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 8 нче март Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан ,,Ягез әле,ханымнар" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә ике команда милли ризыклар әзерләү, бала тәрбияләү, рәсем ясау һәм башка төрле конкурсларда катнаштылар. 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак кичәдә төрле милли уеннар уйналды, җырлар җырланды.
7 март көнне Субаш авылы мәдәният хезмэткэрлэре Халыкара хатын-кызлар көне Һәм Туган теллэр һәм халыклар бердэмлеге елы уңаеннан "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән кичә уздырдылар. Ярыш формасында уздырылган бәйрэмдә Субаш авыл егетләре һәм кызлары катнашты.
8 март - Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә «И, хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң”» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә татар язучыларының әниләргә багышланган әсәрләре һәм журналлар куелды. Китапханәгә килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша алды.
Әлеге бәйрәмдә авыл халкы, укучы яшьләр, кайткан кунаклар спортның өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат-шашка, аркан тарту, волейбол кебек төрләрендә көч сынаштылар. Катнашучылар коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2021 елның 9 мартында, Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде.
Иске Җөри авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Булсаң зирәк- әйт тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе узды. Балаларга төрле темаларга кагылышлы кызыклы табышмаклар тәкъдим иттелде. Укучылар бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан матур рәсемле әкият китаплары белән таныштылар.
Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Шулай ук “Әбиемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.
Айның иң матур, иң зур бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 6 март көнне “Әниемнең назлы куллары " дип исемләнгән концерт үткәрелде.
Бәйрәм табышмаклар, мәкальләр, җыр-бию, спорт уеннары белән үрелеп барды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бәйрәмдә актив катнашты.
“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Шул уңайдан 7 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар кызы” бәйгесе үткәрделәр. Бу бәйгедә берсеннән-берсе чибәр, гүзәл 6 кыз катанашты. Кызлар 6 турда көч сынаштылар. Һәрбер тур аларның яклаучылары тарафыннан чыгышлар белән үрелеп барды. ”Татар кызы” бәйгесендә дуслык җиңде. Һәм кичә ахырында кызларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.