ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Теләче районы командасы составында Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары (тренерлар: Гәбделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А.) катнашты.

    Барлыгы 7 команда катнашкан ярышларда Теләче  командасы кызлары 4 урынны яулады.

20 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 33 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  урынбасары А. Г. Фәтхуллин  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсе " Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» акциясендә катнашты. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән уздырылган әдәби сәгать "Лермонтов дөньясы " - дип аталды. Михаил Юрьевич Лермонтовның кыска, әмма якты тормышы Россия әдәбиятында тирән эз калдырган.

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Теләченең 3нче  балалар бакчасында да һава торышының нинди булуына карап, балалар даими саф һавага чыга.

Шәдке балалар бакчасында һәр эшнең максат һәм бурычлары төгәл күрсәтелә.  Тәрбияче балаларны прогулкага  алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны  куя:  балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик  һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү

14 ноября в Тюлячинской детской библиотеке была оформлена тематическая выставка «Патриотизм и толерантность – два крыла». С помощью этой выставки, мы постарались донести до читателя, что воспитывая подрастающее поколение в духе толерантности, необходимо сохранить здоровое ядро личности и культуры человека и взрастить  чувства патриотизма у подрастающего поколения.  

Балалар ике командага бүленделәр, “Тапкырлар” һәм "Зирәкләр” командасына. Балаларга  табышмаклар халык  авыз иҗатының  бер  төре булуы турында аңлатылды.

16 ноябрь көнне  Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәре гражданнар җыенында 2020 нче елда үзара салым кертү һәм Әбде авыл җирлеге территориясендә җирле әһәмияттәге эштә куллану мәсьәләләре буенча концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Бу гадәти сүзләр, бигрәк тә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуальлекне югалтмый.

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча " Ут белән уйнарга куркыныч -бу һәркемгә ачык булырга тиеш!»дигән чара узды. Максаты-балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, балаларны янгын сүндерү һөнәре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Ф.М. Достоевский – күп яктан үзенчәлекле һәм гадәти булмаган язучы. Язучының чын ихласлыгы, намуслыгы, искиткеч көч һәм тирәнлеге белән кеше аңындагы иң яшерен серләрне ача, кешегә карата мәхәббәт һәм аңа ышаныч белдерә белүе шаккатыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International