1 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе, клуб белән берлектә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Көз, көз, әйт, әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Сөмбелә” кичәсе үткәрде.
4 ноябрьдә Россия дәүләт бәйрәмен - 1612 елда Польша интервентларыннан халык ополчениесе тарафыннан Мәскәүне азат итү истәлегенә куелган Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә 5-9 нчы сыйныфларда ачык дәрес үткәрелде һәм Россия турында китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Олы Нырсы урта мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты патриотик хисләр тәрбияләү: Ватанга, туган якка мәхәббәт, илебездә яшәүче барлык милләт кешеләренә карата толерантлык. Балаларда Россия тарихына, туган як тарихына карата кызыксыну уяту. Укучыларны бу бәйрәмнең тарихы, геройлары һәм вакыйгалары белән таныштыру. Дәрес презентация, видео фильм күрсәтү белән әңгәмә формасында үтте.
Укучылар үзләренең көчләрен спорт ярышларында, шулай ук рәсем конкурсында сынаштылар.
Көзге лагерьга йөрүче 9-11 сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хузина Г.Ш. әзерләгән, туган илебез һәм дәүләт символларына кагылышлы сорауларга җаваплар биреп, белемнәрен тикшерделәр.
2019 елның 3 ноябрендә Арча шәһәрендә 2007-2008 елда туган егетләр, кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде.
3 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры Миңнегали Сафин призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында татарча көрәш буенча уналтынчы тапкыр район беренчелеге булып үтте. Ярышта барлыгы 7 команда, 85 яшь көрәшче бил алышты.
WorldSkills (Ворлдскиллс) – бөтен дөньяда нидер үзгәртергә теләгән кешеләрне берләштерә торган халыкара иҗтимагый хәрәкәт. Аның төп миссиясе-профессиональ үз-үзен тормышка ашырырга теләгән кешеләр өчен шартлар тудыру.
WorldSkills (Ворлдскиллс) – бөтен дөньяда нидер үзгәртергә теләгән кешеләрне берләштерә торган халыкара иҗтимагый хәрәкәт. Аның төп миссиясе-профессиональ үз-үзен тормышка ашырырга теләгән кешеләр өчен шартлар тудыру
WorldSkills (Ворлдскиллс) – бөтен дөньяда нидер үзгәртергә теләгән кешеләрне берләштерә торган халыкара иҗтимагый хәрәкәт. Аның төп миссиясе-профессиональ үз-үзен тормышка ашырырга теләгән кешеләр өчен шартлар тудыру.