1-2 ноябрь көннәрендә Биектауда корәш буенча 8 тапкыр Россия, 13 тапкыр Татарстан чемпионы, атказанган спорт остасы Данил Галеев истәлегенә 5 Республика турниры узды. Барлыгы 12 команда, 97 көрәшче катнашкан әлеге турнирда спорт мәктәбеннән көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә спортсменнар катнашып кайтты.
29 октябрь көнне 5-9 сыйныф укучылары катнашында тарих укытучысы Гарифуллина Г.Г. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненә карата тәрбияви дәрес үткәрде.
Укучыларны халкына һәм рухи кыйммәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Үзәк урта мәктәбендә түбәндәге чаралар үткәрелде:
1 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Укучы балаларны белем алуга юнәлдерү һәм аның үсешен тәэмин итү. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең 2019-2020 нче уку елы I чиреге буенча укыту – тәрбия эше нәтиҗәләре.
1 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән чара үткәрелде. Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә үтте. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” катнашу Сездә Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган дусларыгызның яшәү традицияләрен якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз.
1нче ноябрь, Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гайнуллина М.В. педагогик осталык атналыгы кысаларында Теләче 3нче балала бакчасы базасында уртанчы төркем балалары белән "Көзге күчтәнәчләр" темасына ачык шөгыгыль күрсәтте.
2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Теләче урта мәктәбе һәм Тиләҗе төп мәктәбе базасында 2019-2020 нче уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы булып узды.
Баландыш авыл китапханәсендә 31 нче октябрь көнне "Яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эшен оештыру" темасына түгәрәк өстәл артында әнгәмә уздырылды.
“Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән тематик күргәзмәләр оештырылды.
30 октябрь, 1 нябрь көннәрендә мәгариф бүлеге Педагогик осталык атналыгы үткәрелә.