ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Бүген Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары  өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Загидуллина А.Н., класс җитәкчеләре Шакирова А.З, мәктәп директоры Хузин Ю. Р.,Теләче муниципаль раон советы рештыру бүлеге җитәкчесе  Яруллин Р. Н. ,Баландыш авыл советы җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш  һәм  әти-әниләре котлады.  Укучылар  үзләренең  рәхмәт сүзләрен  матур шигырь юллары белән җиткерделәр,  вальс әйләнделәр. Аларга  имтиханнарда уңышлар,  хәерле  ак юллар  теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.

25 мая в Большемешинской средней общеобразовательной школе прошел праздник последнего звонка. Школа, одноклассники, любимые учителя… Одиннадцать лет для выпускников прошли незаметно в стенах родной школы. Над торжественно украшенной школой звучали песни, и вот последний прощальный вальс. Закончилось школьное детство, прозвенел последний звонок.

Язгы саф һавада, тантаналы линейка үткәрелде. Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада «Спорт мәктәбе” директоры Гыйнитятуллин Д.С., авыл җирлеге рәисе Гиниев Р.Г.,  ветеран укытучылар, укытучылар,  ата-аналар, мәктәп укучылары. Мәктәп директоры Чернов П. А. чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

23 нче май көнне Теләче урта мәктәбе базасында эшләячәк җәйге  сәламәтләндерү лагере эшләү өчен тудырылган   шартлар тикшерелде.  Таләпчән комиссия җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, балаларны ашату һәм аларга медицина ярдәме курсәтү шартларын тикшерде.  Тикшерү буенча комиссия җәйге сәламәтләндерү лагере эшләү өчен тудырылган мөмкинлекләргә нәтиҗә ясады.

Шәдкелеләр хәйрия кичке ашына җыелды. Ифтар Коръән аятләрен укудан башланды һәм догалар белән тәмамланды. Шулай ук “АгроЛак " ҖЧҖ рәисе дә катнашты.

24  нче   май көнне Теләче урта  мәктәбендә  дүртенче сыйныф укучылары өчен  "Саубул, башлангыч  мәктәп " дигән бәйрәм үткәрелде.  Бәйрәмдә  башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти -әниләре,  Теләче урта мәктәбе директоры  Р.Р. Назипов,  башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова һәм   укытучылар  катнашты. Укучыларга уңышлар, җәйге  каникулларда яхшы ял итеп,  исән – сау   яңа уку елына мәктәпкә килүләрен көтеп калабыз !

22 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә  терроризм, экстремизм, наркомания, алкоголизм  һәм начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан очрашу – әнгәмә булды. “Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы, полиция майоры Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Субаш авылы китапханәсендә  англия язучысы – Артура Конан Дойля иҗади мирасына һәм тууына 160 ел тулуга багышланган  «Книжный мир в твоих руках» исемле  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кургәзмәгә күзәтү ясалды. 

Укучыларга икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, туган якны, аның табигатен яратырга, кешеләрен олыларга, ихтирам итәргә кирәклеген аңлату уңаеннан 23 май көнне Урта Мишә авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, “Икмәк – ил терәге” дип исемләнгән  әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Икмәкнең өстәлгә килгәнче никадәр авыр юллар үтүе санап кителде, икмәк турында шигырьләр укылды.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2019 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International