21 нче май көнне Теләче урта мәктәбе укучысы Ибраһимова Алисә “ Фән һәм сәнгать: яңа караш” алтынчы фәнни –гамәди конференциясендә катнашты һәм III урынны яулады. Уңышлы чыгыш ясаганы өчен Алисә мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Алисәне конференциягә татар теле укытучысы З.Н. Әсадуллина әзерләде. Котлыйбыз!
19 май көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Сәйлән” берләшмәсенә йөрүчеләргә “Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрделәр. Кызлар кыш буе йокымсырап утырган бүлмә гөлләрен күчереп утырттылар. Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгьлуматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр ишеттеләр.
23 май көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йоруче укучылар белән берлектә тирә - юньне яшелләндеру максатыннан чәчәк үсентеләре утырттылар. Вакытны кулдан ычкындырмау һәм барысын да вакытында эшләү бик мөһим бит. Тиздән утырткан үсентеләр тирә-юньне ямьләндереп шау чәчәккә күмелерләр.
24 май көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Табигатьнең сафлыгы- күңел аклыгы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын әйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.
Балаларны яклау көне алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында өлкән төркем тәрбиячесе Мөхәмәтҗанова А. А. өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен " Мин бала! Мин хокукым бар!» дигән чара уздырды.
30нчы май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның чыгарылыш иртәсе узды. Бәйрәмгә әти-әниләре чакырулы иде. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып Белмәмеш килгән иде, ул балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиште. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән абый-апаларын котлап, шигырьләр сөйләделәр.
Ул 30 дан артык повесть һәм романнар авторы. Васильев иҗатының икенче җитди юнәлеше-тарихи романистика. Үз әсәрләрендә ул сугышны ничек күргән, хәтерләгән кебек сурәтләгән. Борис Васильев бүген дә илебезнең хәрби проза классикларының берсе булып кала. Б. Васильевның язучы буларак өлеше зур, ул безнең әти - бабаларыбызның героик буын образын булдыра алды.
23 май көнне Теләче урта мәктәбендә 7 - 11 сыйныф укучылары өчен Бердәм Парламент дәресләре үтте. Бердәм Парламент дәресләрендә Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов катнашты. Россия парламентаризмының туган көненә багышланган дәресләрне тарих фәне укытучылары Т.Р. Шакуров һәм М.М. Ибраһимов , А.Г.Ахуновна үткәрделәр. Дәресләр бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.
24 май көнне Саба районы имтихан үткәрү пунктында районның 6 укучысы инглиз теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшырды (2 укучы-Баландыш төп мәктәбеннән, 4 укучы-Теләче урта мәктәбеннән).