ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

6 май көнне Баландыш авыл китапханәсе Самара балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип игълан иткән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акциядә катнашып, Баландыш авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый. 11 нче май көнне мәктәп бакчасында  укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик тырышып эшләде. Җирне казып, йомшартып яшелчәләр,чәчәкләр  утыртылды.

15 мая 2019 года Арским территориальным органом Госалкогольинспекции РТ, в Большеметескинском сельском поселении, был проведен прием граждан.  Целью данного мероприятия было разъяснение законодательства о защите прав потребителей, повышение потребительской грамотности населения, информирование граждан о важнейших механизмах государственной и общественной защиты потребительских прав.

15 май көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гәрәева Рушания Ринат кызы #әдәбимарафон дип аталган VII нче  Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында узды.

15 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Семья в куче – не страшна и туча» дип исемләнгән уен программасы булып узды.  15 майда Россиядә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелегенең гаиләдәге хәзерге хәле һәм аның җәмгыять тормышында әһәмияте, яшь буынны тәрбияләүдә борчуы белән бәйле иде.

Алар балаларның сәламәтлеген тикшерделәр, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген аңлаттылар.

Ул табигать белән турыдан – туры аралашудан шатлык хисләре уята, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияли.Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерә.

Хикәяләрне тыңлап, үзләренә ошаган эпизодларны санап, балалар үз Ватаныңны ничек яратырга кирәклеген, аны авыр минутта дошманнан саклый белү мөһим  икәнлеген аңладылар, алар совет кешеләренең фронтта һәм тылда җиңүне ничек якынайтуларын да белделәр.

Балаларга әйләнә-тирә дөньяны математика ярдәмендә танып белергә ярдәм итү өчен без «Мате: плюс» программасын кулланабыз. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы балаларга математик белем бирү буенча  Федераль инновацион мәйданчык булып тора. Бала уен аша аеруча акыллы активлык күрсәтә. «Мате: плюс»  комплектындагы уеннар кызыклы һәм төрле төрдә. Бу материалның гадәти булмаган булуы баланы җавап эзләп, уйлау уенына керешергә мәҗбүр итә. Математик эчтәлектәге уеннар балаларда танып-белү кызыксынуы, тикшеренү һәм иҗади эзләнү сәләте, теләк һәм белем алу мөмкинлеге тәрбияләргә ярдәм итә.

Утырышта авылыбызның һәр өлкәсендә булган проблемалар кузгатылды: көтү чыгу көне билгеләнде, экология буенча чуп җыю һәм түгү буенча фикерләр алышынды, милли бәйрәмебез Сабантуена әзерлек эшләре буенча планнар төзелде, бирнә җыю мәсьәләсе каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International