Проектның максаты – яхшы гадәт-татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Теләче районыннан барлыгы 35 китап укучы катнашты. 15нче май көнне Теләче район китапханәчеләре Казанның УНИКС залында оештырылган йомгаклау кичәсендә булып, диплом белән бүләкләнделәр.
Бигрәк тә балалар. Бәйрәм ялларын алар түземсезлек белән көтеп алалар. Баландыш мәдәният йортында 5 нче май көнне балалар ял клубына җыелды. Алар өчен күңелле уеннар белән бергә милли уеннар да оештырылды. Табышмаклар, тиз әйткечләр әйтү кебек ярышлар да читтә калмады. Ә уеннардагы җәзаларда балалар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ял клубы оешкан төстә, кызыклы уеннар белән күңелле үтте.
Чара башында «сугыш балалары» темасы күтәрелде. Ватанны саклаучылар арасында балалар да бар иде. Фронтка эләккән яки партизан отрядларында сугышкан балалар. Без В. Катаевның «полкның улы» повестьыннан өзекләр укыдык. Аннан соң Анатолий Митяевның «Дедушкин орден» хикәясен укыдылар һәм кыскача язучының хәрби биографиясе турында сөйләделәр. Балалар сугыш турындагы хикәяләрне дулкынланып тыңладылар, чөнки әдәбият тарихи аңны формалаштыра һәм буыннар алмашына ярдәм итә торган төп чыганакларның берсе булып кала. Балалар үзләренең бабаларыннан һәм әбиләреннән хәрби вакыт турында ишетелгән хикәяләрен зур соклану белән искә алдылар. Аннан соң безнең уку китаплары буенча викторина узды.
14 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әскәрова Ф.М. һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.
Балалар белән кояш һәм аның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрдек. «Солнышко из сказки» дигән конкурслар үткәрделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кояш турында мәкальләр искә төшерделәр. Балаларны бу көнне «Чтобы солнышко светило!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы алды.
Рус язучысы Виктор Петрович Астафьевның туган көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә 1 май көнне язучының 95 еллыгына багышланган «Писатель, умный сердцем» дип исемләнгән язучының тормышы һәм иҗаты турында күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Астафьевның балачактан алган тәэсирләре, беренче тормыш дәресләре турындагы китаплары бүген дә бик зур тәрбияви кыйммәткә ия.
"Почемучка» клубы балалары Астафьев әсәрләре буенча викторина сорауларына азарт белән җавап бирделәр.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре "Китап алыйк кулларга» дигән акция үткәрделәр.
15 май көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Ядкәрь” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән гаилә көне уңаеннан ”Хатын-кыз-гаилә терәге “ дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге сөйләшүдә гаиләнең ныклыгы һәм татулыгы турында сүз алып барылды.
Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Гаилә-җылы учак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә гаилә темасын чагылдырган журнал һәм китаплар куелды.