Укытулар 2019 – 2021 нче елларда узачак сайлауларга әзерлек максатыннан, Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылган иде. Район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрделәр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итте.
13 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле фәненнән Тоталь диктант яздылар. Рус теле фәненнән тоталь диктантны югары категорияле рус теле рәм әдәбияты укытучысы Е.Я. Нуртдинова яздырды.
Отделение МВД России по Тюлячинскому району приглашает на службу в полицию граждан Российской Федерации, отслуживших в Вооруженных Силах РФ, годных по состоянию здоровья, в возрасте до 35-ти лет, образование не ниже полного общего среднего (11 классов), а также лиц, имеющих высшее юридическое образование на должности:
12 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган “ Космос – ул без” темасына Гагарин дәресләре үткәрелде. Укучылар дәресләрдә беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында өйрәнделәр, илебездә космонавтика тарихы , космонавтлар белән, ракета – космос өлкәсендә булган зур уңышлар белән таныштылар.
Нәни тамашачылар һәм өлкән тамашачыларда курчак театры “артистларының” чыгышын җылы кабул итте.
12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне Шәтке урта мәктәбендә космонавтикага багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде. Барлык сыйныф укучылары «Гагарин. Первый в космосе» дип исемләнгән фильм карадылар.