Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә , клуб белән берлектә, "Мин терроризмга каршы" исемле әңгәмә үткәрелде. Төрле елларда булган фаҗигалы вакыйгаларны искә төшереп, терроризмннан саклану турында аңлатып үтелде.
20 и 27 апреля 2019г. в отделении Республиканского центра материальной помощи будет осуществляться прием населения в штатном режиме.
8 нче апрельдән 13 нче апрельгә кадәр Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Чаралар план нигезендә үткәрелде.
1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Шул уңайдан, Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Галәм киңлекләренә юл” дип аталган әңгәмә һәм рәсем конкурсы уздырылды.
1961 елның 12 апрелендә «Восток» космик билгеләнештәге ракета Байконур космодромыннан башланып китә. Корабль бортында безнең ватандашыбыз, Җир планетасының беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин булды. Аның 108 минутлык очышы планетадан читтә кеше очышлары тарихында беренче биткә әверелде. Бу көнгә Теләче җирлекара китапханәсендә "Галәмгә сәяхәт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм презентация ясалды.
"Йолдызлы күк" презентациясен караганнан соң, балалар космонавтның гаҗәеп, сирәк һәм куркыныч профессияләре, иң беренче космонавт-сынаучылар булып хайваннар, аннан соң галәмгә Юрий Гагарин очуы турында белделәр. Россия космонавтлары, аларның рекордлары турында күп фактлар. Аннары без әкияти космик сәяхәткә кузгалдык. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.
Әлеге уенда катнашучылар белән без «Йолдызлы юл " китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрдек. Чара ахырында балалар әлеге бәйрәмгә рәсемнәр ясадылар.
Из-за этого 12 апреля работники культуры села Средняя Меша вышли на уборку своей территории. Самое главное, сохранить чистоту и порядок на своей территории.
12 апрель көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 58 елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут" информацион сәгать булып үтте. Китап укучылар белән Космонавтика көне кешең гамәлгә чыгуы турында әңгәмә үткәрелде.
Әлеге күргәзмә 12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю. А. Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүмат алдылар. Күргәзмәдә шулай ук космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышылды.