Чарада без балаларны Наталья Дурова биографиясе белән таныштырдык. Утыздан артык әсәр язган Дурова хайваннар, цирк, дрессировщиклар тәҗрибәсе турында сөйли. Балаларга цирк артистлары династиясе, Владимир Леонидович Дуров исемендәге театр турында сөйләделәр. Аның җитәкчесе Наталья Юрьевна Дурова булган.
Соңыннан космос турында викторина үткәрелде, балалар барлык сорауларга һәм табышмакларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да җиңүче булып чыкты, моның өчен татлы призлар бирелде.
Габдулла Тукайның тууына 133 ел уңаеннан, 13 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләре яраткан әкият геройларын кәгазьгә төшерделәр.
Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, “Мин терроризмага каршы” исемле әнгәмә үткәрелде. Төрле елларда булган фаҗигалы вакыйгаларны искә төшереп, терроризымннан саклану турында аңлатып үтелде.
13 апрель көнне Әбде авыл җирлегенең үзешчән сәнгать коллективы, Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. җитәкчелегендә, Саба районы Иске Икшермә мәдәният йортында "Бер курешу-узе бер гомер" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында сәхнәдән шигырьләр, сәхнәләштерелгән мәзәкләр, котлаулар һәм җырлар, «Задоринка», «Шатлык», "күңелле кызлар" вокаль ансамбльләре, Дмитрий Семенов, Нияз Рәхмәтуллин, Лилия Солтанова, Гүзәлия Латыйпова, Элиза Семенова һәм башкалар башкаруында жырлар яңгырады. Концерт җылы һәм дустанә шартларда узды, барлык артистларны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды һәм концерттан күтәренке кәеф белән Әбделеләргә рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.
Бу көнне СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 12 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә, "Мәдәни көндәлек" проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кеше Галәмдә" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга 1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихында беренче тапкыр галәмгә кеше очуы турында сөйләде. Балаларга Беренче космик станцияләр төзү тарихын, очышларга әзерлек ничек бара, космонавтларның ни белән туклануын һәм космонавт булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген белү кызыклы булды. Чара барышында укучылар табышмаклар чиштеләр, әкиятләр, шигырьләр укыдылар, космос, Гагарин турында китаплар белән таныштылар. Китапханәче сөйләве “Йолдызларга юл" мультимедиа презентациясе белән тулыландырылып алып барылды.
Чөнки чисталык һәм тәртип урнаштыру- туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбиясе. Йортлар тирәләре, урамнар, халыкның ял итү урыннары ,оешма территорияләре һәрвакыт җыештырылган булырга тиеш. 1 апрельдән Татарстан Республикасында традицион санитар-экологик икеайлыгы һәм «ЭКОяз 2019» республика конкурсы старт алды. Әлеге акция кысаларында Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йорты, китапханә территориясен җыештырырга чыктылар.
Бу кичәгә күп кунаклар чакырылды. Рәисә апаның шигырьләре, истәлекле хатирәләре, үгет-насыйхәтләре һәм аның турында җылы итеп сөйләгән һәрбер кешенең сүзләреннән үрелеп барган кичә бик җанлы, тетрәндергеч,матур үтте.
Буккроссинг – ул теләсә кайсы кешегә китапны бушлай алырга мөмкинлек бирүче проект! Еш кына, буккроссинг җәмәгать урыннарында оештырыла. Кемдер киштәдән кирәкле китаплар ала, кемдер үзе укыган китапны куя. Буккроссингның төп принцибы: «китапны укыдың – башкаларга бир». Буккроссинг ярдәмендә китаплар киштәләрдә тузан җыеп ятмый, макулатура яки чүплеккә эләкми, ә киресенчә үз укучыларын таба.