2018 нче елның 15 августында Теләче урта мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында сынлы сәнгать, музыка фәннәре укытучыларының “Сәнгать” фәнен укыту процессында системалы эшчәнлек алымнары” темасына секция эше үткәрелде. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:
- “Сәнгать” фәнен укыту процессында системалы эшчәнлек алымнары” – Әхмәтшина Венера Галәүтдин кызы - Олы Нырсы урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы;
- “Хәзерге шартларда музыка укытучысының Һөнәри үсеше һәм камилләшүе” – Мөхәмәдиева Найлә Дәүләтҗан кызы- Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең сынлы сәнгать, музыка укытучысы;
Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Галия Мөхәмәтгалиевна районыбызның математика фәне буенча үткән уку елына эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче, ИскеҖөри , Шәтке, Олы Нырсы урта мәктәпләренең математика укытучылары укытуда булган яңа педагогик алымнар, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.
Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева чыгыш ясады. Хәния Миннебаевна районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.М.Ибраһимова һәм Г.Г. Сөнгатуллина, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Г.Җ.Афзалова һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән А.М.Сабирҗановалар чыгыш ясады. Алар үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.
Киңәшмә барышында район мәгариф бүлеге методисты, химия һәм биология фәннәре кураторы Сабирова Алия Рафис кызы тарафыннан узган уку елына нәтиҗәләр ясалды. Шулай УК Теләче мәктәбеннән Пашина Алевтина Петровна, Олы Мәтәскәдән Шарипова Илхамия Вәлимөхәмәт кызы, Сонгатуллин Марат Мөхәррәм улы, Сауш мәктәбеннән Сафиуллина Гөлнара Тахаүтдин кызы чыгышлары тыңланылды. Шулай УК уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына эш планы кабул ителде.
Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф булеге вәкиле Илшат Рифгат улы Фасхиевта катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2017/2018 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директоры Тимур Равиль улы Имамиев, ГТО темасы буенча методист Дмитрий Петрович Чернов һәм Ильшат Рифгәт улы Фасхиев чыгыш ясадылар. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мэгарифбулегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
2018 нче елның 14 августында Теләче урта мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында технология фәне укытучыларының “Технология фәнен укытуда метапредметлы алым куллану икенче буын федераль дәүләт стандартларының бер төре” темасына секция эше үткәрелде. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:
- “Технология дәресләрендә төрле укыту методлары аша укучыларның иҗади активлыгын үстерү” – Закиров Наил Валимөхәммәт улы - Олы Мәтәскә урта мәктәбенең технология укытучысы;
- “Нәтиҗәле дәрес үткәрү алымнары һәм методлары” – Зарипов Айрат Шайдулла улы, Иске Җөри урта мәктәбенең технология укытучысы.
Яңа уку елына план расланды.
Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы укыту-тәрбия эшләренен 2017-2018 уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды. Методист Гараева Рушания Ринат кызы техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен куллану вакытларын һәм урыннарын искә алып узды. Икенче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагоглары НабиуллинаРәфилә Рафил кызы һәм Галимзянова Фәния Габделхак кызы чыгыш ясадылар.
Киңәшмә барышында узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, Сауш төп мәктәбеннән Габдрахманова Зөлфия Каюм кызы, Теләче урта мәктәбеннән Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы, Шәтке урта мәктәбеннән Мозафаров Илнар Гыйлфан улы, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы чыгышлары тыңланылды.
Киңәшмәдә 68 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.
2017 – 2018 уку елындагы укытуның торышы турында, 4 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән Бөтенроссиятикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулловна таныштырды.
Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланды:
- “Яңа стандартлар таләпләре, шартларында белем сыйфатын арттыру юллары” (ХәсәноваГөлсия Әхмәт кызы, Алан урта мәктәбе);
- “Кече яшьтәге мәктәп укучысының уку эшчәнлеген оештыру алымнары” (Каримуллина Мәүлия Мәхмүт кызы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе);
- “Яңа стандартлар шартларында контроль, бәяләү эшчәнлегенә заман таләпләре” (Галиева Альбина Михайловна, Теләче урта мәктәбе);
- “Универсаль уку гамәлләрен куллануны үстерү чарасы буларак сораулар куя белүне формалаштыру ысуллары” (Мостафина Кадрия Мәсгутовна, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе).
Белем күтәрү курслары буенча чыгышларны Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы (Теләче урта мәктәбе), Петрова Ильмира Рифкать кызы (Үзәк урта мәктәбе) ясадылар.
Соңыннан башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова С.Г. алдагы уку елына эш планы һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.
Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең тарих фәннәре буенча кураторы, милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Хәния Миннебай кызы Җиһангәрәева чыгыш ясады. Район методик берләшмә җитәкчесе Хәсәншина Венера Мәсгүтовна укытучыларны үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә Шәтке урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ибраева Зәлидә Госмановна, Олы Мишә урта мәктәбеннән Газизуллин Радик Әнварович, Иске Җөри урта мәктәбеннән Зәйнетдинова Диләрә Хәкимовна һәм Гарифуллина Рузилә Сәетшевналар чыгыш ясады.