Владимир Даль – гаҗәеп талантлы рус язучысы, этнограф, лексикограф, фольклор җыючы, хәрби табиб. 2026 елда бөек язучының тууына 225 ел тула.
Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен Владимир Иванович Дальның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «В.И. Даль — любитель русского слова» дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.
Әлеге чарада балалар В. Дальның балачагы һәм яшьлек еллары, гаиләсе, белем алуы, сугыш хезмәте, А.С. Пушкин белән аралашуы турында кызыклы фактлар белән таныштылар.
Үзенең 53 ел гомерен багышлаган төп хезмәте - «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеген» төзү Владимир Дальга иң зур дан китерә. Балалар сәяхәт дәвамында рус әдәбияты дөньясына чумды һәм бөек язучының тормышы һәм эшчәнлеге турында бик күп мәгълүмат алды.
Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында түземсезлек белән көтелгән чыгарылыш кичәсе узды. Бу көнне 21 тәрбияләнүче өчен бакча белән хушлашу һәм яңа тормыш этабына — мәктәпкә аяк басу мизгеле җитте.
Бәйрәм җылы, якты һәм бәйрәмчә рухта үтте.
2026 ел Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, 21 май көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Батырлык мәңге калыр...» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
2026 елның 26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны кабул итү уздырыла. Кабул итү вакыты: 09.00-12.00 кә кадәр.
Чарада балалар аның иҗаты белән таныштылар, язучының биографиясе турында белделәр һәм китапларына күзәтү ясадылар. Чара кызыклы узды, чөнки ул балаларны язучының иҗаты белән таныштырып кына калмыйча, бергәләп китап уку һәм фикер алышу атмосферасын да тудырды. Мондый очрашулар укуга кызыксыну уята һәм балаларның дөньяга карашын киңәйтә, аларны милли әдәбият һәм мәдәният белән таныштыра.
2026 елның 19 маенда Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлекләре: таләпләр һәм аларны хәл итү юллары» темасына секциясе узды.
Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2026 елның 19 маенда Абде авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 22 трактор һәм тагылма арбалар куелган иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгы һәм теркәү документлары, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булуга аерым игътибар бирелде.
Техниканың техник торышына аерым игътибар биреп, тикшерү чараларын үткәргәннән соң, катнашучыларга техника куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшү үткәрелде.
Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен Россия халыклары бердәмлеге елына, Хәрби батырлык һәм хезмәт
фидакарьлеге елына, Мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Хадиева Аделина һәм Фасхетдинов Данияр тәрбияче Минһаҗева Г.Р. белән, 16 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.
Чемпионатның төп максаты-туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Чемпионатта катнашучылар мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар, Барлык балалар да таныклык һәм бүләкләр алдылар. Афәрин!
Бу көн Россиядә 1994 елдан ирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган авылдаш егетенең гаиләсенә очрашуга барды. Илебезне саклап, үз гомерләрен биргән якташларыбызның көчле рухлыгына сокланмый мөмкин түгел. Чын күңелдән рәхмәт аларга. Авылдашыбызның данлы исеме чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр!