Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре «Акыллы уеннар» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Хадиева Аделина һәм Фасхетдинов Данияр тәрбияче Минһаҗева Г.Р. белән, 16 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында  Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.

Чемпионатның төп максаты-туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Чемпионатта катнашучылар мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар, Барлык балалар да таныклык һәм бүләкләр алдылар. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International