Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен Россия халыклары бердәмлеге елына, Хәрби батырлык һәм хезмәт
фидакарьлеге елына, Мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды.
Бәйгенең максаты балалар тарафыннан урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләрен формалаштырудан гыйбарәт иде.
Бәйгедә Олы Кибәхуҗа, Теләче 1,2,3 нче номерлы балалар бакчасыннан 13 гаилә катнашты. Гаиләләр «визит карточкасы», «юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар» һәм радиоидарәле модельләр классында ярышлардан торган бәйгеләрдә катнаштылар.
Бәйгедә гаиләләр бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук автомобильнең радиоидарәле моделен йөртә белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык гаиләләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.