Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Коррупция - ул бозыклык, намуслы булып яшик!» дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырды. Катнашучылар «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?" дигән темага фикер алыштылар. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, тарихы, төрләре, коррупция турында законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды.
6 декабрьдә Арча 11нче балалар бакчасы базасында "Голосок - Көмеш тавыш - 2023" Республика балалар вокаль бәйгесенең финал туры узды, нәтиҗәләре буенча Теләче 3нче балалар бакчасы зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре “Нәни энжеләр” коллективы (тәрбиячеләре Хузина Р.Г.,Мингазова Г.Р.) "Көчле тавыш " номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды. Котлыйбыз!!!
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында район тәрбиячеләре өчен " Финанс грамоталылыгы баскычлары буенча беренче адымнар "дигән семинар узды.
Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора.
Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе 3 сыйныф укучылары өчен «Минем дүрт аяклы дустым» темасына рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның төп бурычы: балаларның игътибарын йорт хайваннарын саклау проблемаларына җәлеп итү, үз йорт хайваннарына мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт күрсәтү. Балалар үз йорт хайваннары турында рәсемнәр һәм кечкенә күңелле хикәя әзерләделәр. Әлеге чара бик тә кызыклы узды һәм балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе мөмкинлекләре чикле булган авылдышы Галлямова Фидания янына барып очрашты. Китапханәче Фиданияне матур китаплар белән сөендереп күчтәнәчләр бүләк итте.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә 1 төркем инвалид Алсу Габидуллина янына очрашуга барып кайттылар. Җылы әңгәмә вакытында Алсу үзенең яратып башкарган кул эшләре белән таныштырды, матур җырлар җырлады. Китапханәче җитәкчелегендә килгән кунаклар да әзерләп алып килгән күчтәнәчләрен тапшырып, җырларын бүләк итте.
Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы.
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә ыргак белән бәйләү буенча “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Чарада катнашучылар җепне, ыргакны сайларга, ыргакны дөрес тотарга, элмәкләрне җыярга өйрәнделәр. Китапханәчеләр һәр бала янына килеп, элмәкләп һәм баганалап бәйләү серләренә өйрәттеләр.
6 нчы декабрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе проекты кысаларында VI тапкыр үткәрелүче “ Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән конкурс - фестиваль узды. Фестивальдә барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Әлеге театр бәйгесендә яшь артистларыбыз 3 төркемдә ярыштылар.