Шармыш авыл китапханәсендә рус язучысы Иван Сергеевич Тургеневның 205 еллыгы уңаеннан «Великий мастер языка и слова Иван Сергеевич Тургенев» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Бердәмлектә безнең көч” дигән патриотизм һәм игелек сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «История. Доблесть. Россия» күргәзмәсе белән таныштылар.
Айдар авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган фетрдан татар милли бизәкләре белән брошьлар ясау буенча чираттагы мастер-класс узды.
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан 5 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән - «Конституция - төп законыбыз» исеме астында тематик сәгать үткәрделәр. Чара укучыларда Конституция, Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту, Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, потриотизм һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Теләче Үзәк китапханәседә ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» узды. Ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра, шулай ук этномәдәни белемлелекнең гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Диктантның төп бурычы-ватандашларыбызның үз тамырларын, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен өйрәнергә, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белергә чакыра. Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирделәр.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы #БумБатл макулатурасын җыю буенча Бөтенроссия акциясендә актив катнашты, аның максаты-кәгазь җыю һәм сортлау аша табигать турында кайгырту күрсәтү мөмкинлеге.
6 ноябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә ТР Конституциясе көне уңаеннан “Конституция – җәмгыятьне берләштерә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелып, мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшьләр Татарстан Республикасы Конституциясенең барлыкка килү тарихы белән таныштырылды. Китапханәче китап укучыларга Татарстан Конституциясенең республика гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары тасвирланган иң төп закон икәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар «Татарстан символлары», «Татарстан шәһәрләре», «Татарстанның истәлекле урыннары», «Татарстан халыклары бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре» темалары буенча үз белемнәрен кулланып, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Педагог һәм остаз елы - укытучы һөнәренең социаль статусын һәм абруен күтәрү өчен төрле чаралар үткәрергә яхшы сәбәп булып тора. Укытучылар - үз гомерләрен җирдәге авыр, әмма мактаулы эшкә багышлаган кешеләр. 5 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сезнең кулда милләт киләчәге, остазлар!” дип исемләнгән тематик очрашу кичәсе уздырды. Чарага хәзерге вакытта республикабызның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә укытучы булып эшләүче авылдашларыбыз чакырылды.
4 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә традицион еллык «Сәнгать төне» акциясе уздырыла. Китапханәләрдә Сәнгать төне - сәнгать дөньясына чуму һәм фикердәшләр белән вакыт үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлек. Быел чаралар Халыклар бердәмлеге көненә багышланды һәм «Россия берләштерә» девизы астында узды. 4 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе китап укучылары белән «Сәнгать төне — 2023» Бөтенроссия акциясенә кушылды. «Сәнгать төне» «китапханәдә «Шигъри төн» флешмобы белән дәвам итте. Катнашучылар бөек рус шагыйрьләрен искә алдылар һәм ватан, дуслык, гаилә турында шигырьләр укыдылар, интеллектуаль уенда ярыштылар.
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «Конституция көне - һәрберебез өчен мөһим дата» исемле күргәзмә куелды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, байрагы, гимны турында мәгълүматлар алырга мөмкин.