Чираттагы мастер-класс узды.

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Айдар авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган фетрдан татар милли бизәкләре белән брошьлар ясау буенча чираттагы мастер-класс узды.

Фетрдан ясалган  бизәнү әйберләре көндәлек һәм бәйрәм киемнәрен камилләштерә ала, образларга яктылык, индивидуальлек бирә, аеруча кулдан ясалганнары зур кыйммәткә ия һәм искиткеч бүләк булырга мөмкин.

Чара барышында китапханәче балаларга «Татар милли бизәкләре» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте, балаларны халкыбыз бизәкләре белән таныштырды. Чарада балалар татар халкы сәнгате, татар милли орнаментының үзенчәлекләре белән таныштылар, аның әһәмиятен ачтылар. Эш дәвамында укучылар  брошь ясау техникасын үзләштерделәр, төрле материалларны берләштерергә өйрәнделәр. Һәркем үзенә милли колоритлы эксклюзив һәм матур бизәк ясый алды. Әлеге чара балаларда татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дигән ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International