2023 ел Россиядә Россия Президенты В.В. Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде

2023 елның 10 ноябре, җомга

Педагог һәм остаз елы - укытучы һөнәренең социаль статусын һәм абруен күтәрү өчен төрле чаралар үткәрергә яхшы сәбәп булып тора. Укытучылар - үз гомерләрен җирдәге авыр, әмма мактаулы эшкә багышлаган кешеләр. 5 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сезнең кулда милләт киләчәге, остазлар!” дип исемләнгән тематик очрашу кичәсе уздырды. Чарага хәзерге вакытта республикабызның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә укытучы булып эшләүче авылдашларыбыз чакырылды.

Кемдер өчен педагог булып эшләү - ул мавыгу, кемдер өчен бары тик һөнәр, ә кемдер өчен бөтен тормыш. Һәр укытучы үзенең хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде, үзенең бай педагогик һәм мәктәп тормышында булган күңелле вакыйгаларны искә төшерде, истәлекләре белән уртаклашты.

Авыл үзешчәннәре бәйрәмне музыкаль һәм иҗади номерлар белән бизәделәр. Фойеда кунакларны “Укытучы - сез дөньяда мәңге сүнми торган яктылык!” плакаты, Педагог һәм остаз елына,  Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган  күргәзмәләр каршы алды. Кичә чәй табыны артында моңлы җырлар, күңелле хис-кичерешләр белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International