Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Бердәмлектә безнең көч” дигән патриотизм һәм игелек сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «История. Доблесть. Россия» күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмә бәйрәм тарихы, Россия тарихындагы шомлы вакыт һәм Русьны берләштергән геройлар Минин һәм Пожарский турында сөйли. Чарада «Во имя мира и согласия» видеопрезентациясе күрсәтелде, патриотик шигырьләр яңгырады. Өлкән буын яшьләргә мондый масштабтагы вакыйгаларны истә тотарга һәм бу хәтерне киләчәк буыннар югалтмаска өндәде. Чара чәй табыны артында дустанә аралашу белән тәмамланды.