Баландыш төп мәктәбендә унҗиденче тапкыр 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында авылыбызның атказанган механизаторы Миңнегали Сафин истәлегенә һәм Баландыш авылы Кубогына татарча көрәш ярышлары булып утте. Әлеге ярышта барлыгы 82 яшь көрәшче бил алышты. Командалар беренчелегендә призлы урыннарны Теләче урта мәктәбе, Баландыш төп , Олы Мәтәскә урта мәктәбе командалары яулады.
Россиядә ел саен 10 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияче Ибраһимова А.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Полиция хезмәткәре һөнәре»дигән әңгәмә үткәрде.
Бу уеннар танып белү потенциалын йөртә, балага киләчәк социаль рольләр турында гомуми күзаллау бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу кебек мөһим сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә.
Балаларның һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан янгын сүндерүче, балаларда янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, башкаларга ярдәм күрсәтү теләге белән, бүген уртанчы төркем балалары белән тәрбияче Хабирова Ф.Ф.«Без янгын сүндерүчеләр» дигән рольле, өстәл уенын үткәрде, балалар бу уенны бик теләп уйнадылар.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы зурлар төркемендә тәрбияләнүче Хафизова А. “ I speak English» төбәк бәйгедә җиңүче булып 3нче урынны алды, җитәкчесе Фәләхиева Г.И. Әлеге бәйге «Балтач мәгариф идарәсе» һәм «2нче Балтач балалар бакчасы» оештырды, бәйге җылы атмосферада үтте, оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тәрбияләнүче Хафизова А аның әти-әнисен, һәм әзерләгән җитәкчесен җиңү белән котлыйбыз,аларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
"Батыр" универсаль спорт залында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.
Россиядә аны «Ак таякчыклар көне» дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. Әлеге датага карата 9 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без дөньяга кагылу белән ирешәбез» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күз күреме буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы һәм аларның иҗаты белән тулырак таныша алдылар.
Бүген Балтачның икенче номерлы балалар бакчасында «I speak English»-“Мин инглизчә сөйләшәм” дигән бәйге булып узды. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Галимҗанова Аиша әлеге конкурста уңышлы катнашты. Ул ингличә үзе белән таныштырды, җыр җырлап һәм шигырь сөйләп күрсәтте. Аишаны һәм инглиз теле укытучысы Фәләхиева Гөлназ Илһам кызын лаеклы өченче урын алулары белән котлыйбыз!
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасына багышлау тантанасы узды. Бу оешма Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора.
Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Элеге бәйрәм уңаеннан Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә “Бердәмлектә көч!” дип исемләнгән төрле милләт вәкилләре белән бик матур концерт оештырылды. Бу көнне һәркем үзен бөек бердәм халыкның бер өлеше итеп хис итте!
Алан авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Халыклар дуслыгы - чын дуслык” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тематик китап күргәзмәсе белән таныштып, викторинада катнаштылар.