«Россия бөркетләре» оешмасына алу тантанасы.

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасына багышлау тантанасы узды. Бу оешма Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора.

Багышлау барышында балалар Бөркетләр турында риваять белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм ант бирделәр, анда Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр эшләргә вәгъдә иттеләр.

Хәрәкәтнең яшь катнашучыларына «Россия бөркете» билгеләрен бирүнең мактаулы хокукы «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына бирелде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International