Бу уеннар танып белү потенциалын йөртә, балага киләчәк социаль рольләр турында гомуми күзаллау бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу кебек мөһим сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә.
Балаларның һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан янгын сүндерүче, балаларда янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, башкаларга ярдәм күрсәтү теләге белән, бүген уртанчы төркем балалары белән тәрбияче Хабирова Ф.Ф.«Без янгын сүндерүчеләр» дигән рольле, өстәл уенын үткәрде, балалар бу уенны бик теләп уйнадылар.