Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Элеге бәйрәм уңаеннан Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә “Бердәмлектә көч!” дип исемләнгән төрле милләт вәкилләре белән бик матур концерт оештырылды. Бу көнне һәркем үзен бөек бердәм халыкның бер өлеше итеп хис итте!