"Батыр" универсаль спорт залында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды. Анда МБУ ДООЦ ДО өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы түбәндәге составта катнашты: Абдуллин Самир, Муликов Данияр, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвәлиев Адель, Мөхәммәтшин Ралиф, Мортазин Камил, Сөнгатуллин Әмир, Шәрәфиев Азат, Зәкиев Илмир, Саләхов Илсаф, Имамиев Инсаф.
Ярышларда 10 команда катнашты: «Алга» Теләче, «Олимп» Б.Саба, «Эверест» Б. Тау, «Батыр» Кукмара, «Арча» Арча, «Пестрецы» Питрәч, “Батыр – 2” Кукмара, “Интер” Кукмара, “КСК” Б. Тау, “Торнадо” Арча. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Интер» Кукмара командасы җиңү яулады. Икенче урында - «Арча» Арча командасы, өченче урында - «Алга» Теләче командасы, дүртенче урында - «Батыр» Кукмара командасы.