Россиядә аны «Ак таякчыклар көне» дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. Әлеге датага карата 9 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без дөньяга кагылу белән ирешәбез» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күз күреме буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы һәм аларның иҗаты белән тулырак таныша алдылар.