ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Биектау муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр арасында үткәрелүче «Ин милли тәрбияче -2026» Республикакүләм бәйгедә жинүче Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Г.И.(1 урын), Минһаҗева Г.Р. (3 урын) жинүләре белән котлыйбыз!


12
май, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 11 маеннан алып 2026 елның 22 маена кадәр Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Кукмара, Теләче, Питрәч районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Чара яшь укучыларны патриотик тәрбияләүгә һәм сәнгати әдәбият аша тарихның батыр битләре белән танышуга юнәлдерелде. Очрашу барышында китапханәчеләр балаларга авыр елларда Ватанын яклаган яшүсмерләр һәм егетләрнең батырлыклары турында сөйләүче әсәрләр тәкъдим иттеләр. Укучылар белән М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Бүреләр”, “Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары” һәм Фатих Кәрим әсәрләре укылды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.

          Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2026 елның 12 маенда Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 20 трактор һәм тагылма арбалар куелган иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгы һәм теркәү документлары, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булуга аерым игътибар бирелде.

          Техниканың техник торышына аерым игътибар биреп, тикшерү чараларын үткәргәннән соң, катнашучыларга техника куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшү үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклау максатыннан Иске Җөри авыл китапханәсендә «Сугыш хатирәсе йөрәктә һәм китапларда» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш елларындагы батырлык, фронт тормышы, тылда эшләүчеләр турында документаль һәм нәфис әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханәчеләр күргәзмәгә күзәтү ясады, китапларның мөһимлеген ассызыклады һәм укучыларны сугыш турындагы тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Бу Җиңү- гасырларның иң зур вакыйгасы, шуңа күрә без Җиңү көнен илебезнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Ватаныбызны сугышларда саклаган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 9 Май - буыннарны батырлык тарихы белән берләштерә. һәр гаиләнең үз герое, алар безнең йөрәкләрдә яши, алар безнең белән бергә  «Үлемсез полк» сафларында.

Бөек Җиңүгә 81 ел узды,тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү, шушы җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.8 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты каршындагы обелиск янында “Җиңү көне җиңел бирелмәде”-дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмне Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Каримуллин Шәфкать Васил  улы башлап җибәрде. Шәфкать Васил улы барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде.


10
май, 2026 ел
якшәмбе

09-10 май көннәрендә «Батыр» спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына 9 тапкыр ачык республика турниры үткәрде.


8
май, 2026 ел
җомга

9 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Теләче 3нче балалар бакчасында Бөек Җиңүне көненә багышланган чаралар елдан-ел үткәрелә һәм бу ел да искәрмә түгел. 9 Май алдыннан балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды.

Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Акциянең төп максаты-патриотик хисләр, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр формалаштыру, Россиянең мәдәни мирасын, халкыбызның героик үткәнен популярлаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International