Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Акциянең төп максаты-патриотик хисләр, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр формалаштыру, Россиянең мәдәни мирасын, халкыбызның героик үткәнен популярлаштыру. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә әлеге акциягә кушылды. Ел саен 9 май алдыннан безнең чиксез ил буенча күпсанлы тәрәзәләр Җиңү көнен бәйрәм символикасы белән бизәлеп каршы ала. Флаглар һәм георгий тасмалары, орденнар һәм медальләр, торналар һәм күгәрченнәр, тынычлыкны символлаштыра, бәйрәм кәефе тудыра. Акциядә катнашу-тәрәзәләрне бизәү генә түгел, ә ветераннарга рәхмәт белдерү, һәлак булганнарны искә алу. Безнең балалар бакчасының тәрәзәләре якты булсын, Җиңү турындагы истәлек яңа буын йөрәкләрендә яшәсен. Без ветераннарыбызның батырлыкларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез.