Син үзең бар һәм бар синең илең” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз катнашты. Чараны ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне шигъри юллар аша районыбызның иң оста сүз осталары, үзләренең аһәңле моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үзешчәннәребез бизәде.
Казаклар авыл китапханәсе 5-7 сыйныф укучылары өчен "Үз ана телем минем өчен матур, иң матур тел" дип исемләнгән кичә үткәрде. Бу кичә укучыларда туган телләргә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Саба районы Түбән Шытсу авылында көрәш буенча 2008 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Фәйзрахманов М.Ф. истәлегенә ачык ярышлар узды.
21февраль көнне район мәдәният йортында Халыкара туган телләр көне уңаеннан чара узды. Бәйрәм чарасында безнең Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөрүче Галиуллин А. белән тәрбияче Миннебаева Д.Р.да катнаштылар. Альмир нәфис сүз сөйләп, Теләче җирлекара китапханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Миннебаева Д.Р. “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә “Бай һәм матур минем туган җирем” номинациясендә җиңеп, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Район мәктәпләреннән 10 команда 9 төр уенда үзләренең көчләрен сынадылар. Барлык командалар да зур әзерлек белән килгән иде. Гомуми очколар буенча 1 урынга Олы Нырсы урта мәктәбе, 2 урынга Теләче урта мәктәбе, 3 урынга Олы Мишә урта мәктәбе лаек булды.
Безнең әтиләребез, бабайларыбыз без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.
21нче февраль көнне Теләче 2нче балалар бакчасынында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, “Әти белән бергәләп!” исемле спорт бәйрәме оештырылды.
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без балалар белән төрле чаралар үткәрәбез. Быел да, 21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел дигән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырылды. Балалар табышмаклар,татарча җырлар, шигырләр, мәкальләрнең дәвамын әйтү, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар, балалар бакчасының мини-музейда экскурсиядә булдылар. Чарының ахырында күмәкләшеп “Туган тел”җырын җырладылар.
19 февраль көнне безнең тәрбияләнүчеләр район мәдәният йортында «Созвездие - Йолдызлык - 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең районкүләм сайлап алу турында катнаштылар. Балалар бакчасының Сафина Р.К.- музыка җитәкчесе җитәкчелегендә безнең тәрбияләнүчеләр Фатхуллина С. һәм Рафикова С.- конферанста чыгыш ясадылар.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Бу уңайдан Олы Мишә урта мәктәбендә “Теле барның – иле бар” күргәзмәсе оештырылды, туган телгә багышлап шигырьләр сөйләнелде, “Иң пөхтә, иң матур язу” исемле бәйге үткәрелде.