Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул Әфган сугышы!
28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә комплекслы иминлек тәэмин итү» дигән темага район семинары булып узды. Семинарны 3 нче номерлы Теләче балалар бакчасы мөдире Габделхакова Г.в. ачып җибәрде, ул семинарда катнашучыларны сәламләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре белән «Теремок» рус халык әкияте мотивлары буенча музыкаль һәм театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап Шармыш авыл китапханәсенең яшь укучылары «Веселая пора Маслена-лакомка» уен программасында катнаштылар.
26 февральдә Әбде авыл җирлегендә Масленица рус халык бәйрәменә багышланган «Я люблю твою, Россия, старину» фольклор бәйрәме старт алды. Балалар безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, рус халкының гореф-гадәтләре турында мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Май чабу атнасын уздыру халык традициясен искә төшерделәр.
26 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Кораллы көчләре майоры Александр Викторович Медведев белән очрашу оештырылды. Чарада катнашучыларның аның белән күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге бар иде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 9 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Район мәдәният йортында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" республикакүләм шәҗәрәләр фестиваленең район туры узды
Теләче муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарага бардылар. Тантана 22 февральдә С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узды.
Бу уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында « Әти белән бергә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Балалар әтиләре, абыйлары, бабайлары белән берлектә үзләрен спорт буенча да, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча да көчләрен сынады. Ярышта балаларның да, әтиләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе ачыкланды. Файдалы да, мавыктыргыч та уеннарның саф һавада узуы катнашучыларны тагын да рухландырып җибәрде.
2023 елның 22 февралендә чаңгы базасында 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемханович истәлегенә багышланган биатлон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 60 укучы катнашты.