1 декабря библиотекари Старозинской модельной библиотеки провели экскурсию для воспитанников подготовительной группы Тюлячинского детского сада № 3 Знакомство с библиотекой начали для юных книголюбов с зала абонемента, где библиотекари рассказали ребятам о правилах пользования библиотечными книгами, раскрыли секреты расстановки книг на книжных полках, познакомили с библиотечными каталогами.
Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар шулай ук экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар: кеше әйләнә-тирәлектән: һава, су, хуш исле болыннардан башка яши алмый. Катнашучылар шул турыда фикер алыштылар. Чара ахырында балалар игътибарына күргәзмәдән китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.
Алан авылы китапханәсендә, балалар театры атналыгы кысаларында, «Тылсымлы театр дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде. Балалар электрон презентация һәм китапханәче сөйләве ярдәмендә театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар. Рольләргә бүлеп әкиятләр укыдылар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикле булган китапханәбезнең дусты Айрат Якупов белән китапханәдә очрашу булып узды. Шигъри җанлы, әдәбияткә гашыйк китап укучыбыз Айрат Татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә Люция Әблиеваның “Миһербанлык” шигырен башкарып 1 урынны яулады. Айратка алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Китапханәнең уку залында Иске Җөри авылында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган I төркем инвалид Миләүшә Шәкүрованың кул эшләреннән күргәзмә куелды.
1 декабрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Иске Җөри, Үзәк урта һәм Баландыш, Сауш төп мәктәпләреннән килгән укытучылар дәрес күрсәттеләр. Финалга чыгучылар "Мастер класс"та катнашачак.
1 декабря с учащимися Баландышской основной школы была проведена акция «Новогодняя открытка солдату». Чтобы поддержать солдат России, находящихся вдали от дома, в преддверии нового года, ребята с большим желанием изготовили открытки, написали теплые слова поддержки, новогодние пожелания для тех, кто днем и ночью несет свою нелегкую службу и дарит нам мирное небо над головой.
2022 елның 29-30 ноябрендә Теләче муниципаль районы Үзәк һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Ел укытучысы -2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Иске Җөри, Үзәк урта һәм Баландыш, Сауш төп мәктәпләреннән 7 катнашучы дәрес күрсәтте. Жюри «Мастер-класс» конкурс сынавында катнашачак финалистларны билгеләде.
Әлеге чара урта һәм өлкән сыйныф укучыларына исәпләнгән, алар инде җитди нәрсәләр хакында фикер алыша ала. Ситуацияне үзгәртү бары тик актив гражданлык позициясен тәрбияләү, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә коррупциягә каршы мөнәсәбәт тәрбияләү аша гына мөмкин.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан 29-30 ноябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Туган яктан җылы оекбашлар» акциясе башлап җибәрде. Кышкы кичләрдә алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетлщребез өчен йон оекбашлар бәйләделәр. Җылы бүләкләр тиздән хәрби хезмәткәрләргә җибәреләчәк. Әлеге акциядә барлык битараф булмаган авылдашлар катнашты. Җылы оекбашларны өйдә бәйләп, соңыннан китапханәгә тапшырырга да мөмкин. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата да булыша ала, чөнки ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле. Андыйларын күбрәк, ешрак әйтик.