ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

25 май көнне Теләче үзәк китапханәсе татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Татар офыгын киңәйткән әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Аның әсәрләре татар прозасын яңа геройлар — ерак сәяхәтләрнең һәм диңгез киңлекләренең романтикасы белән сугарылган кешеләр белән баеткан. Роман, повесть һәм хикәяләрендә диңгез темасы, туган җир, туган тел язмышы, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар белән тыгыз үрелеп бара.

Китаплар -  алар кешенең иң якын дуслары, авыр вакытларда ярдәмче, киңәш бирүче.  Яңа гына табадан төшкән кызыклы китаплар, татар милләтенең асыл затлары – 150 атаклы татар турындагы китап, гомумән алганда һәркемнең күңеленә ятышлы әдәби һәм фәнни әсәрләр үз укучысын көтә.

Бу дәрес славян язу һәм мәдәният көненең искиткеч бәйрәменә багышланган. Чара барышында укучылар Кирилл һәм Методийның тәрбияви эшчәнлеге белән таныштылар, бәйрәм тарихы, беренче славян алфавитлары турында белделәр. Китапханәче укучылага «Вначале было слово» презентациясен тәкъдим итте. Ахырда «Буква потерялась», «Расшифруй послание» дип исемләнгән лингвистик викторина сорауларына җаваплар эзләнде.  

23 май көнне  Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре” дигән темага танып белү сәгате үткәрде. Балалар татар халкының мәдәнияте, татар милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек; бизәкләрнең үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, йолалары белән танышты. Татар милли киемнәре төшерелгән китапларга күзәтү үткәрелде.

23 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә видеопрезентация ярдәмендә укучылар Татарстан Республикасының Милли музее буйлап мавыктыргыч виртуаль экскурсия ясадылар. Милли музей - ул уникаль, тарихи-мәдәни, фәнни - белем бирү комплексы, анда килүчеләр алдында гаҗәеп борынгы, серләр белән тулы дөнья килеп баса. Ул безнең як тарихын, аның мәдәниятен чагылдыра, Татарстан халыкларының мәдәни мирасы белән таныштыра. Чараның максаты – балаларда тарих  белән кызыксынуны уяту, мәдәни һәм сәнгать мирасын саклауның мөһимлеге турында искәртү иде.

24 май көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау»бәйрәме булып узды. 9 сыйныфны-8, 4 сыйныфны -5 укучы тәмамлый. Мәктәп бәйрәмчә  плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлгән иде. Мәктәп фойесында чыгарылыш сыйныф укучылары турында презентация күрсәтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм мәктәп формасында иде.

Алан урта гомумбелем бирү  мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Моңсу да шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр. Соңгы тапкыр алар өчен кыңгырау чылтырый. Шатлыклы, чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ә бүген 4 укучы мәктәп белән саубуллашалар. Укучыларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез.

24 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныф  укучылары  өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 

Бәйрәмнең матур мизгелләрен уртаклашырга, изге теләкләрен җиткерергә район Администрациясеннән кунаклар һәм оешма җитәкчеләре, әти-әниләр, әби-бабайлар, якыннары килде. Бәйрәм укучылар тарафыннан өйрәнелгән матур биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Традицион “Соңгы кыңгырау” вальсын чыгарылыш сыйныфлар үтә дә зур җаваплылык белән башкарды.

Аларның һәрберсенә зур уңышлар теләп калабыз!

Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Сафина А.Э. , класс җитәкчеләре Элеонора Раисовна, мәктәп директоры Хузин Ю. Р., районнан килгән вәкил Хузин Л. Ю.   һәм  әти-әниләре котлады.  Укучылар  үзләренең  рәхмәт сүзләрен  матур шигырь юллары белән җиткерделәр,  вальс әйләнделәр. Аларга  имтиханнарда уңышлар,  хәерле  ак юллар  теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International