ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

22 апрель көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары белән берлектә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясенә кушылдылар. Бу акция кысаларында катнашучылар "Билгесез солдат" һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр. Балалар узган елгы яфраклардан һәйкәл территориясен чистарттылар, иске ботакларны җыештырдылар.

Теләче җирлекара китапханәсе быелның 21 мартыннан 21 апреленә кадәр “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен Шушы булыр  иң зур бүләгең”  дип исемләнгән видеоязмалар акциясе игълан иткән иде.  Катнашучылар #Габдулла Тукай 136 ел, #Теләчеүзәккитапханәсе  хештегларылары белән в контакте һәм Телеграм социаль челтәрләрендә халыкка җиткерелде. Бәйгедә барлыгы 145 кеше катнашты. Аларның яше 3 яшьтән 79 яшькә кадәр. Географиягә килгәндә үзебезнең Теләче районыннан гына түгел, күрше Саба, Арча районнарыннан, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән дә акциягә кушылучыларыбыз  булды.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү максатыннан 22 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби сәгать уткәрелде.  

20 марттан хезмәтне саклау айлыгы башланды. Хезмәтне саклау айлыгы-ул эш шартларын яхшырту, уку, культура, хезмәт һәм уку дисциплинасын арттыру максатыннан үткәрелә торган иҗтимагый чара. Олы Мишә урта мәктәбендә хезмәтне саклау чараларына күп вакыт һәм игътибар бирелә. Быел беренче чараларның берсе-1-5нче сыйныф укучылары арасында хезмәтне саклау буенча рәсем конкурсы булды.

22 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укытучысы – психологы Кувшинова Людмила Сергеевна 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты Ул Һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрде. Ахырда укучылар анкета сорауларына җавап бирделәр.

Халкыбызның куңел җәүһәрләре: милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, күнгә бизәк төшереп эшләнгән аяк киемнәре - болар барысы да гомумкешелек кыйммәтенә ия булган чын сәнгать әсәрләре. Балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, калфаклар, көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Бу күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана

20 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният волонтерлары белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган акциядә катнаштылар. Сугыштан исән кайткан, сугыш кырларында ятып калган һәм фидакарь тыл ветераннары хөрмәтенә куелган обелиск янындагы территорияләрдә җыештыру эшләре алып барылды. Аның тирә-ягын чистартылып, чүпләрдән арындырылды.                                                                                                                             Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту тарихи һәм мәдәни мираска сак мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлтелгән.                                                                                                                                 Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертән фидакарь затларны онытырга безнең хакыбыз юк!

Кар эри башлау белән кыш буена җыелып барган чүп-чар чыга башлый. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ЭКОЯЗ – 2022” республика акциясенә кушылып, өмәгә чыктылар. Алар үзләренең территорияләрен җыештырдылар, өелеп торган карларны тараттылар, чүпләрне себерделәр. Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү - безнең бурычыбыз.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче балалар әкиятләр тыңларга бик яраталар. 21 апрель көнне без Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен укыдык һәм  мультфильмын карадык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International