ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменэ йөрүче балалар тәрбиячеләре (Сафина Р.К., Хадиева Ф.Г.) берлектә Теләче нең үзәк китапханәсенә  мультфильм төшерергә бардылар. Әлеге чарада  Шәмәрдәнов С., Сабирова А. үзләре иҗат иткән әкиятләре төшерелде. Балаларга иҗади уңышлар телибез.

Алан авыл китапханәсендә  Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган   «Халык хәтере-мәңгелек!" дип исемләнгән тарихи  сәгать үткәрелде. Аның кунаклары-Алан урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары.Чараның максаты - укучыларның  тарихи мирас турында белемнәрен баету, яшь буында үз ватанына мәхәббәт тәрбияләү, туып- үскән урыннарның тарихын өйрәнү, шулай ук җәмгыятьне һәйкәлләрне тәртипкә салуга  һәм аларга сакчыл карарга өндәүдән гыйбарәт. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган чара «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дигән девиз белән тәмамланды.

Безнең  Лесной  балалар бакчасында бу көннәрдә бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган районкүләм "Тукай язы" бәйгесенә рәсемнәр ясадык.  Балалар бик теләп Тукай әкиятләре, шигырьләре  белән танышалар. Бигрәк тә "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч-уйнарга ярый”  шигырьләрен  яратып тыңлыйлар. Әти-әниләре белән бергәләп аларга иллюстрацияләр ясыйлар. Шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнәләр.

Чарага “Шигырьләрдә күңел серләре” дигән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Сания Әхмәтҗанованың тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, танылган шигырьләрен укыды, шигырьләренә язылган җырлар тыңланды. Аның шигырьләре яхшылыкка, матурлыкка, ихласлыкка өнди, табигатькә, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияли. Китапханәче шагыйрәнең соңгы елларда басылып чыккан «Гәрәбә» китабына күзәтү ясады. Китапта шагыйрәнең лирик-фәлсәфи шигырьләре, милләтебез тарихында якты эз калдырган күренекле хатын-кызларга багышланган "Татар-кызлары" лирик-эпик циклы, фидакарь табиб һәм татар халкына фидакарь хезмәт иткән галим Карл Фуксның образын сурәтләгән "Сүнмәс балкыш" поэмасы һәм популяр җырлар текстлары тупланган.

 20 апрель көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Яшь гаилә» кызыксындыру клубына йөрүчеләр белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлап «Тукай – милләтебез кояшы» дип исемләнгән кичә үткәрде. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын, бөек шәхесләребезне онытмасын өчен шушындый чаралар аша балалар күңеленә үтеп керергә тырышабыз.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында 2022 елның 16 апрелендә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясе старт алды. 20 апрель көнне, әлеге акция кысаларында, Сауш авылы китапханәчесе мәдәният йорты, мәктәп укучылары белән берлектә, Җиңү һәйкәле территориясен җыештыру буенча чара үткәрделәр.

Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне мәдәни мирас объектларында массакүләм өмәләр үткәрү юлы белән тарихи һәм мәдәни мираска сак карашны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Бүген безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимбәков Камил « Мин бит татар малае -2022» дип исемләнгән Алабуга районы  Республика күләм балалар иҗаты конкурсында катнашты. Ул "Тарих саклаучы малай" номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 Олы Мишә мәктәбендә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү  уңаеннан чаралар үткәрү дәвам итә. 21 нче апрель көнне “Тукай геройлары рәсемнәрдә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә 1-7 нче сыйныф укучыларының рәсемнәре урын алды.

Теләченең « Батыр»спорт комплексында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2022» яшь хәрәкәт инспекторлары конкурсының район этабы булып узды. Олы Мишә урта мәктәбе командасын  «Яшел ут» ЮИД отряды тәкъдим итте. Бу ярышларда «Яшел ут» беренче тапкыр катнашты. Алар конкурсның барлык этапларында да лаеклы чыгыш ясадылар. Медицина һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап биреп, теоретик өлешне яхшы үтәделәр. Велосипедларда фигуралы йөрү киртәләрендә бик яхшы чыгыш курсәттеләр. Нәтиҗәдә, "Яшел ут" ЮИД отряды 2 нче лаеклы урынны алды .Балаларга призлар һәм велосипед тапшырылды. Бәйгене оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәт! Без булдырабыз!

21 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Г.Тукайның шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Һәр укучы ясаган иллюстрациягә аңлатма бирде, аның танып – белүдә нинди роль уйнавын ачыклады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International