Бүген безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимбәков Камил « Мин бит татар малае -2022» дип исемләнгән Алабуга районы Республика күләм балалар иҗаты конкурсында катнашты. Ул "Тарих саклаучы малай" номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Олы Мишә мәктәбендә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү уңаеннан чаралар үткәрү дәвам итә. 21 нче апрель көнне “Тукай геройлары рәсемнәрдә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә 1-7 нче сыйныф укучыларының рәсемнәре урын алды.
Теләченең « Батыр»спорт комплексында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2022» яшь хәрәкәт инспекторлары конкурсының район этабы булып узды. Олы Мишә урта мәктәбе командасын «Яшел ут» ЮИД отряды тәкъдим итте. Бу ярышларда «Яшел ут» беренче тапкыр катнашты. Алар конкурсның барлык этапларында да лаеклы чыгыш ясадылар. Медицина һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап биреп, теоретик өлешне яхшы үтәделәр. Велосипедларда фигуралы йөрү киртәләрендә бик яхшы чыгыш курсәттеләр. Нәтиҗәдә, "Яшел ут" ЮИД отряды 2 нче лаеклы урынны алды .Балаларга призлар һәм велосипед тапшырылды. Бәйгене оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәт! Без булдырабыз!
21 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Г.Тукайның шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Һәр укучы ясаган иллюстрациягә аңлатма бирде, аның танып – белүдә нинди роль уйнавын ачыклады.
Югары Кибәхуҗа мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төртеменә йөрүче балалар төрле күзәтүләр үткәрергә яраталар.Тәрбияче апалары белән каен ботаклары алып кереп суга утырттылар һәм күзәтү уздырдылар.Һәр көн саен бөреләрнең ачылганын,яшел яфраклар барлыкка килгәнен күреп сөенделәр.Балалар күзәтү аша үзләре нәтиҗә ясадылар: яфраклар барлыкка килсен өчен җылы, яктылык, су кирәк.Балалар үзләренең күзәтүләреннән бик кәнагать калдылар.
20 апрель көнне Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы Флюид Арт техникасы буенча мастер -класс күрсәтте. Әлеге мастер-класста ике өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф. Г. Һәм Набиуллина Р.Р., методист Гараева Р.Р., директор урынбасары Нигъматуллина Л.И. катнашты.
«ЭКОяз» акциясе кысаларында Баландыш авыл мәдәният йорты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән мәдәният йорты янындагы территория, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл яны тәртипкә китерелде.
Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән сәхнә сәнгате буенча “Театр как театр” VIII республикакүләм бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Татарстанның 33 җирлегеннән 300 дән артык иҗат коллективлары һәм нәфис сүз осталары катнашты. Фестиваль берничә номинациядә үткәрелде. “Драма театры” номинациясендә Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр төркеме һәм "Нәфис сүз" номинациясендә Кәримов Сәид 2 нче урыннарга лаек булдылар. Без укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Апрель - дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. 26 апрель көнне татар халкы Тукай туган көнне билгеләп үтә, шигырь бәйрәме үткәрә. Бу бәйрәм уңаеннан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары Тукай шигырьләрен ятладылар, аның шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар. Эшләрен төрле конкурсларга җибәрергә дә онытмадылар.
2022 елның 20 апрелендә, Казанда Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды . Бу чарада Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Танчулпан катнашучы дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчесе - Зәйнуллина Раушания Хәким кызы)