ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Булачак өметле яшь шагыйрьләрне, язучыларны, журналистларны барлау , үстерү максатыннан, Татарстан мәгариф министрлыгы, Татарстан Язучылар союзы белән берлектә  һәр ел саен “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен үткәрә.Бу ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары актив катнаша. 7 нче сыйныф укучысы Гайнутдинова Назлыгөл  1 урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!!!  (Җитәкчесе – Зәйнуллина Раушания Хәким кызы)

Апрель – Тукай ае. Һәр елны аны Тукай айлыгы дип игълан итәләр. Безнен Олы Мәтәскә  балалар бакчасында да Тукай айлыгы дэвам итэ. Бүген балалар белән Габдулла Тукайның тормыш юлы турында презентация карадык һәм иҗады белән таныштык. 

Бүген Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Тантаналы шартларда вахтер Фараджов Гидаят Мурсал оглын социаль өлкә хезмәткәрләре котладылар. 

Габдулла Тукай – татар халкының  бөек шагыйре. Апрель -Тукай ае, Тукай язы.Шул уңайдан Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “Тукай геройлары”дигән темага рәсемнәр  ясадылар. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша  хезмәтне , табигатьне ,кешеләрне  яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Балаларыбызның аның әсәрләрен белүләре , кызыксынулары күңелебездә  горурлык һәм  якты хис  уята.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, 18-24 апрель көннәрендә Теләче балалар китапханәсендә “Тукай әкиятләре - илһам чыганагы” дип исемләнгән рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы оештырылды. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында узды.

Әмма Бөек Ватан сугышы вакытында 800 меңләп хатын-кыз иңнәренә хәрби кием салалар. Язмышлары сугыш белән бәйле хатын-кызларның геройларча үткәне хакында якты истәлекләр саклау, аларны данлау йөзеннән Баландыш авыл китапханәсендә «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында  эш алып барыла. Апрель аенда Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган сугыш чоры баласы авылдашыбыз Тәслимә апа Нуриева  янында булып аның тормыш хатирәләрен яңартып язып алынды һәм укучыларга тәкъдим ителде.

15 апрель көнне Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Имамиева Ф.М.  тирән эчтәлекле чыгыш ясап, балаларны  татар халкының гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш көнкүреше белән таныштырды.

Баландыш авыл китапханәсендә 15 нче апрель көнне балалар язучысы Йолдыз Шәрәпованың 60 яшь тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Йолдыз апада кунакта” дигән әдәби сәгать үткәрелде.  Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. Укучылар  Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Язучының иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шул уңайдан  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп белән берлектә, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган  һәйкәл  янында  өмә үткәрделәр. Аның тирә-ягы кардан  чистартылып, чүпләрдән арындырылды.   Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик.

20 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында математика укытучыларының "Укучыларның коммуникатив компетенция күнекмәләрен үстерү" дигән темага район семинары үткәрелде. Семинарда район мәктәпләренең математика укытучылары катнашты. Семинарда цифрлы мәгариф контентын математика дәресләрендә куллану, белем бирү эчтәлеген яңарту кебек теоретик мәсьәләләр каралды. Семинар ахырында бердәм дәүләт имтиханы буенча тәҗрибә һәм фикер алышу булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International