Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Табигать язмышы – безнең язмыш” дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Әлеге дәреснең максаты – укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Безнең якларда яшәүче кошларны рәсемгә төшерделәр. Чара барышында “Экология һәм әдәбият” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Эти неслучайные события требуют от каждого двойной бдительности, внимательности и осторожности. 16 апреля работники культуры с.Большие Метески для сельской молодежи провели беседу “Экстремизм һәм террор афәтеннән сак булыйк“. Во время беседы присутствующие ознакомились с понятиями терроризм и экстремизм, его последствиями. Были озвучены правила безопасности себя и других.
16 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Хәтер сагында һәйкәлләр” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Анда катнашучылар авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәм кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәлләр, аларның тарихы турында белделәр. Китапханәче Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең килеп чыгышы белән таныштырды. Һәйкәлләрнең үзләренә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерде. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар.
Шул уңайдан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында өмә үткәрде. Аның тирә-ягын чистартып, чүпләрдән арындырылды. Һәйкәлләрне карап, чистартып тору - безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик. Һәйкәлләр — әби-бабаларыбыз вакытыннан безнең һәм киләчәк буынга калган олы бер мирас ул. Батырлар даны мәңгелек!
Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән проект тормышка ашыру кысаларында "Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты «дигән чара үткәрелде. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, мультимедиа чаралары ярдәмендә Тукай әсәрләре буенча татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карадылар. «Туган тел»җырының аудиоязмасын тыңладылар. Соңыннан балалар белән «Су анасы» балалар өчен хәрәкәтчән уен оештырылды. Әлеге чара кысаларында балалар татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты турында белделәр. Туган табигатьнең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәндек, татар милли мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттык.
20 марттан 13 апрельгә кадәр Үзәк балалар бакчасында " Һәр сыерчыкка бер оя!» акциясе булып узды. Акциянең максаты: табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү, экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү.
Бүген уртанчы төркеме балалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мини-музеенда экскурсия оештырылды. Әлеге экскурсия туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне ныгыту, музей, экскурсия, экскурсовод сүзләрен аңлау, монологик сөйләмне үстерү, халыкның мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, патриотик хисләр формалаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар борынгы әйберләр: чигүле тукымалар, куляулыклар, сөлгеләр, алардагы бизәкләр, бишек ,сандык, керосин лампасы, чугун утюглары белән таныштылар.
Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.
«Бармак уеннары» - нинди дә булса вакыйганы, әкиятләрне бармаклар ярдәмендә уйнап күрсәтү.Ул бармак чукларының үсешенә бик зур йогынты ясый. 19 апрель көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән нәниләребезнең яраткан әкиятләрен уйнадык. Әлеге төр шөгыльләр балаларга аеруча да ошый.
Г.Тукайның юбилеен каршылаган көннәрдә, вакытлы матбугат битләрендә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яктырткан мәкаләләр, аңа багышлап язылган шигырьләр дөнья күрә. Газета-журналларның апрель саннары Тукайга багышлана. Шул уңайдан 20 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә газета-журналлар күргәзмәсе оештырылды. Укучылар вакытлы матбугат битләрендә бөек шагыйребезгә багышланган язмалар белән таныштылар, фикер алыштылар.
19 нчы апрель көнне Алан урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның биология һәм химия укытучылары өчен «Химия һәм биология дәресләрендә функциональ грамоталылыкны гамәлгә ашыру шарты буларак заманча белем бирү технологияләрен куллану» темасына семинар узды. Семинар кысаларында Алан урта мәктәбе укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинар кысаларында күрсәтелгән дәресләрдә Иске Җөри урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Айрат Шайдуллович та катнашты. Семинар бик нәтиҗәле булды.