ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан, 22нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Бездә бүген Тукай көне” дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне, туган илеңне һәм телеңне яратырга өйрәнәләр. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен,  Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Шагыйрьнең тууына 136 ел булу уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Шигьрият- әдәбиятның әнкәсе" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Кичәдә балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар һәм үзара фикер алыштылар.

24 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә  клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр аның тормыш юлы белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр

24нче апрель Халыкара яшьләр арасында солидарлык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне үткәрү тарихы 1957нче елдан башланып китә. Үсеп килүче буын белән уртак тел табу, аларны берләштерү, иҗатка һәм хезмәткә якынайту зур игътибар, тырышлык таләп итә. Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йортында, берләшмәләргә йөрүчеләр белән “Бер-беребезне яшик аңлашып” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чара барышында дуслык һәм аның кадере турында сөйләнелде, үзара дустанә мөнәсәбәләрнең әһәмияте аңлатылды, темага карата видероликлар күрсәтелде. Очрашу уеннар белән үрелеп барды һәм күңелле биюләр белән тәмамланды.

24 апрель көнне Айдар авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, язучыга багышланган «Тукай каләме-безнең юлны яктыртсын» дип исемләнгән әдәби флеш-моб үткәрелде. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалык ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турында хатирәләрен тыңладылар.Аның Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләре укылды, әкиятләре белән таныштылар.

22 апрель-планетабызда Җир көне! Бу көн-безнең уртак йортыбыз-җирне чистарту,төзекләндерү буенча Бөтендөнья акцияләренең башлану көне. Бөтендөнья Җир көне уңаеннан Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, яшьләр, авыл халкы өчен « Җирнең чисталыгы-безнең кулларда»дип исемләнгән буклет-белешмәлек әзерләделәр, авыл халкына аңлату эшләрен алып бардылар. Авылны һәм урамнарны чиста тотарга,ямьләндерергә кирәклеген искәрттеләр.

Һәйкәлләр-ул рухи энергия генераторлары.  Теләче районының Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклау буенча үз эшләрен дәвам итәләр.

22 апрель көнне клуб мөдире һәм авыл клубының һәвәскәрләр берләшмәләрендә катнашучылар, укучылар, педколлективлар һәм техперсоналлар, мәдәни мирас объектларын массакүләм өмәләр уздыру юлы белән тарихи һәм мәдәни мираска сакчыл карашны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне» акциясендә катнаштылар.

24 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көйне уйлап тап” –дип исемләнгән музыкаль бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә төрле сыйныф укучылары катнашты. Музакаль- бәйге  командалар арасында узды.Бәйгедә балалар җырлары, хәзерге заман җырлары куелды.Катнашучы ике командага 5 әр җыр тәгъдим ителде. Ике команда да бик актив катнаштылар.

23 нче апрель көнне Сауш мәдәният йортында бөек халык шагыйре Г.Тукайга багышланган чара булып узды. Чара барышында катнашучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат этаплары белән таныштылар, чөнки ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Чара барышында балалар аның яраткан әсәрләрен укыдылар һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар

Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортына, туган җиренә игьтибарлы  сакчыл караш тәрбияли, башланган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала һәм үзләрендә олыларга карата кайгыртучанлык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли алалар. Әкиятләре генә ни тора!? 22 апрель көнне берләшмәгә йөрүче балалар белән әкиятләренә ясалган мультфильм каралды. Шуңа нигезләнеп рәсемнәр ясалды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International