ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Өмә-ул, беренче чиратта, бәйрәм-чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме. Шимбә өмәләрен яз көне үткәрү бик урынлы. Кар явып киткән күренешне ача һәм барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Бергәләп моны бик тиз эшләргә була вазыйфаларынны каллырып торрып. 

22 апрель көнне бөтендөнья тарихында истәлекле дата, ягъни Владимир Ильич Ленинның тууына 152 ел тулу уңаеннан, Ачы мәдәният йорты территориясендә, гадәттәгечә, Ленин өмәсе үткәрелде.

Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 еллыгына багышлап, 23 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу чарага “И, мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Г.Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. Укучылар “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга”, “Бәхетле бала” исемле шигырьләрен сөйләделәр. “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын тыңлау белән тәмамланды.

Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән ...
  “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар.. Сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Без аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгел.Шул уңайдан 24апрельдә Алан мәдәният йортында яшьләр белән "Сугыш кайтавазы" дип исемләнгән информацион сәгать булып узды.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

Пасха-православие динендәге иң төп бәйрәмнәрнең берсе, явызлык көчләрен Җиңүнең котылгысызлыгына ышаныч билгесе.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Һәйкәлләр – тарихи истәлекләрне саклап, үткәннәрне һәрвакыт безнең искә төшереп торучылар. Аларда мәңгегә уелып калган кешеләр һәм вакыйгалар, үзләре турындагы хатирәләрне яңартып торудан тыш, халкыбыз өчен нинди тарихи һәм мәдәни вакыйгаларның зур әһәмияткә ия буын да ачык чагылдыралар. Сугыш кырында батырларча көрәшеп, Бөек Җиңү көнен якынайткан батырларны зурлау – безнең бурыч. Моның өчен хәзерге буынның бердәнбер мөмкинлеге – һәйкәлләрне саклау, аларның чисталыгын һәм төзеклеген кайгыртып тору. Шуңа күрә дә, Баландыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, берләшмәләргә йөрүче балалар белән бергәләшеп, Бөтероссия мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау акциясенә кушылдылар.

21 апрель көнне Иске Җөри авылыннан Галимбеков Камиль Алабуга шәһәрендә узган  "Мин татар малае 2022" республикакүләм конкурс-фестиваленең финал ярышында уңышлы чыгыш ясап "Тарих саклаучы малай" номинациясында  җиңү яулап кайтты

2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр 2022 елда Бердәм иммунизация атнасы алдыннан иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлый.

Сугыш. Бу сүзне ишетүгә йөрәк сыкрый. Күпме кеше яу кырында ятып калган. Күпме бала әтисез үскән. Авылларда калган хатын- кызларга, кул арасына кергән балаларга авырлык төшкән. Алар барлык көчләрен куеп, алны- ялны белмичә бер таңнан бер таңга эшләгәннәр. Бу тыл ветераннары алдында бүгенге буын балалары баш иябез. Шундый тыл ветераны белән очрашу Караширмә авылында гомер итүче Хазиева Гилембанат апа белән  булды. Ул безгә узенең сугыш чорында күрсәткән фидакарь хезмәте турында сөйләде. Яшь, кулында яңа туган сабые булуга карамастан, үзеннән өлкән апалар белән, баласын кабык арбага салып, эшкә йөргән. Хәтта кайбер көннәрендә балага имезлек салырга ризык та юк иде,-ди. Бүгенге тормышка сөенеп яшәргә, илдә бара торган вәзгыятьләрнең тизрәк бетүен теләп, калган гомерне матур итеп яшәсәк иде дигән теләктә калды Гилембанат апа.

Республикабызда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды. Кар эри башлау белән кыш буена җыелып барган чүп-чар чыга башлый. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ЭКОЯЗ – 2022” республика акциясенә кушылып, өмәгә чыктылар. Алар үзләренең территорияләрен җыештырдылар, өелеп торган карларны тараттылар, чүпләрне себерделәр. Табигатьне чиста тоту, тирә – якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү-безнең бурычыбыз.

Халыкларның мәдәни мирас елы уңаеннан, Сауш мәдәният йортында "әбиләребезнең җырлары"дип исемләнгән фольклор кичәсе булып узды. Кичәне алып баручылар халык лирик җырлары турында сөйләделәр һәм авыл җирлекләрендә туган халык йолалары һәм күңел ачу турында әңгәмә үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International