ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!​ Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социальикътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Авыл халкын борчыган барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. 

Шимбә өмәсе-кешеләрнең матур дөньяда яшәргә теләвен күрсәтү, язгы һава торышы көнендә ачык һавада аралашу өчен менә дигән ысул. Җыештыру эшләре алып барганда, уртак тырышлык белән дөньяга , табигатькә караш тагында матурлана,якыная. 20 апрель көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният волонтерлары, китапханә һәм битараф булмаган авыл халык белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган акциядә катнаштылар. Сугыштан исән кайткан, тыл ветераннары, сугышта һаләк булганнар һәйкәлләре янында территорияләрне җыештыру планлаштырылган иде. Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне мәдәни мирас объектларында массакүләм өмәләр үткәрү юлы белән тарихи һәм мәдәни мираска сак карашны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Без еш кына үз-үзебезгә “Ватанны сөю нәрсәдән башлана?” дигән сорау бирәбез. Ә җавабы бик гади – Хәтердән дияр идем. Быел Бөек Җиңүгә дә 77 ел була. 77 ел инде ул адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз... Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана.
Күкчә авылында Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәме белән төзелгән һәйкәлдә дә, яу кырында ятып калучыларның исемлеге уеп язылган. Берләшмәләргә йөрүче балалар белән һәйкәл янын калган карлардан арындырдык. Бу эшне балалар зур горурлык хисе белән башкардылар.

Яз җитеп, табигать җанлану белән беррәттән, һәр җирдә дә өмәләр гөрли, күмәк эшләр башланып китә. Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Шул максат белән, «ЭКОЯЗ» акциясе кысаларында Баландыш авылы мәдәният йорты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән мәдәният йорты янындагы территориядә карлар таратылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл яны тәртипкә китерелде.

Ирләре ,уллары,туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә ,тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр.Тылдагы хатын-кызларыбызның батырлыгы сугыш кырындагы батырлыкка тиң. 20 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының өйләрендә очраштылар. Бу очрашу “Исәннәрнең кадерен бел” –дип исемләнде.Безнең апалар үзләренең башыннан үткәннәрне сөйләделәр. Алар”атлар беткәч,үгезләр җигеп җир тырмалауларын, бәләкәй арбага үзләре җигелеп симәнә ташуларын,билдән кар ерып урман кисүләрен”-сөйләделәр.Безнең  аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк!

19 апрель көнне Субаш авылы халкы авылдашлары белән Изге Троица чиркәвендә җыештыру эшләре үткәрделәр. Өй юу, чиркәү эчен юу- күптәннән килә торган традиция. Шул уңайдан Субаш авылы һәм якындагы православие авылларында яшәүчеләр үзләренең чиркәүләрен Пасха бәйрәменә әзерлиләр.
Шулай ук чиркәү янындагы территория дэ җыештырылды.

20 апрель көнне Лесной авылында "Пасха чаңы" дигән чара үткәрелде. Бу чарада пасха эшләнмәләре һәм котлау открыткалары әзерләнделәр. Шулай ук чараны Пасха, пасха вакыйгалары, традицияләр һәм символлар турында хикәя белән тулыландырдылар. Йомырка бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне уңаеннан, Сауш авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан сугышчы - якташларыбыз һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрелде.

Өмәләр-кешеләрне җыя торган һәм берләштерә торган күркәм традиция, ә бу аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.

Кирәкле инвентарь һәм техника белән коралланып, Сауш мәктәбе укучылары актив рәвештә мемориал территориясен тәртипкә китерделәр: чүп-чар җыйдылар, юлны тәртипкә китерделәр. Һәйкәл янында тротуар плиткасы чистартылды, яу кырыннан кайтмаган якташларының исемнәре язылган бетон плитәләр юылды.

Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. 16нчы апрель көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Тарих сулышы» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Оештыручылар Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән таныштырдылар. Һәйкәлләрнең үзләренә карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерделәр.
Тарих һәйкәлләре... алар тарихның күренекле шаһитлары, аның данлы битләренең символлары. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз! Үткәннәрсез киләчәк юк.  Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

19 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә биология, химия укытучыларының "Химия, биология дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү шарты буларак заманча белем бирү технологияләрен куллану" дигән темага район семинары үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International