ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

12 апрельдә Юрий Гагаринның галәмгә очуына 61 ел тула. Үзләрен космик ракетада очучы итеп күз алдына китерү, хыяллану балаларга бик ошый. Космос белән мавыгып, алар төрле материаллардан очу аппаратларын ясарга яраталар. Космос дөнясына чумып төрле поделкалар ясау балаларга үз иҗади сәләтләрен ачарга һәм үстерергә мөмкинлек бирә.

Һәр елны аны Тукай айлыгы дип игълан итәләр.Безнең Лесной балалар бакчасындада  бу көннәрдә бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган районкүләм "Тукай язы" бәйгесенә әзерлек эшләре бара.  Балалар бик теләп Тукай әкиятләрен сәхнәләштерәләр.Үз яшьләренә туры килгән шигырьләрен яттан өйрәнәләр. Әти-әниләре белән бергәләп аларга иллюстрацияләр ясыйлар.  "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәҗә", "Карлыгач" кебек шигырләрен балалар аеруча яратып өйрәнәләр.

Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында , Баландыш төп мәктәбендә электр куркынычсызлыгы буенча рәсем конкурсы үткәрелде. 5-7 сыйныф укучылары бу темага карата  рәсемнәр ясадылар. Иҗади эшләрдән күргәзмә оештырылды. Бу укучылар электр куркынычсызлыгы буенча барлык инструкцияләрне дә төгәл үтәрләр дип ышанабыз

15 нче  апрель  көнне Теләче муниципаль районында Бөек Җиңүнең  77  еллыгына  багышланган “Һәлак  булучылар   истәлегенә  лаек  булачакбыз” дип аталучы фәнни-гамәли конференция узды. Бу  конференциядә  Максабаш башлангыч  мәктәбенең 3б сыйныф укучысы Дәүләтшина Алсу  да  актив  катнашты. Гаязетдинова Ә.И. җитәкчелегендә 2  урынга лаек  булды. Аларга  алга  таба  да уңышлар телибез.

Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә​ “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Табигать язмышы – безнең язмыш” дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Әлеге дәреснең максаты – укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш​ тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Безнең якларда яшәүче кошларны рәсемгә төшерделәр. Чара барышында “Экология һәм әдәбият” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе бадминтончылары командасы Алабуга шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре"дигән яшүсмерләр турнирының 2 нче этабында катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады. Команданың җитәкчеләре-өстәмә белем бирү педагоглары: Җаббаров А. Ф. һәм Гарипова Г. Г.

18 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары «Йөрәкләрдә яши Тукай” исемле стенгазета чыгардылар. Укучылар стенгазетада Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын яктырттылар, аның фотосурәтен ясадылар

18 апрель  көнне Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбенең 1 һәм 4 сыйныф укучыларына “ Юл. Хәрәкәт. Транспорт төрләре” темасы буенча  сыйныф сәгате  үткәрелде.  Укучылар  машина йөртүче,  юл хәрәкәтен  көйләүче  хезмәткәрләр һөнәре турында күбрәк мәгълүмат алдылар. 

Шул уңайдан,  безнең балалар бакчасында  “Табигатьне саклагыз”  дип исемләнгән экологик чара үтте. Кичәнең төп кунаклары  Татарстан Республикасының  биологик ресурслар дәүләт комитетының  “Ашыт” дәүләт  табигать тыюлыгының белгече  Абдрахманова Г.И. кызы һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина А.Р. “Җиребезне саклыйк!” дигән чара уздырдылар.

16 апрель көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе йөзү буенча малайлар һәм кызлар арасында цифрлаштыру елына багышланган ачык Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Ярышларда Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче районнарыннан 140 спортчы катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International