ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 16-17 апрелендә балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүче яшь бадминтончылар командасы Алабуга шәһәрендә узган «Татарстанның бадминтон өметләре-2022 " яшьләр турнирының 2 нче этабында катнашты. Бу ярышта өстәмә белем бирү педагоглары, Җаббаров Алмаз Фоат улы һәм Гарипова Гүзәл Газинур кызы җитәкчелегендә тәрбияләнүче  7 бала катнашты.

17 апрель көнне Теләченең «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы районнарының II лигасының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында «Татарстан-Яңа гасыр " РОД Кубогына волейбол буенча зона ярышлары булып узды»

Безнең мәктәптә өмә-ул территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча чара гына түгел, бу коллективны тагын да дус һәм бердәм итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Өмәләр балаларга уңай йогынты ясый, чөнки бу аларны гади хезмәт күнекмәләренә өйрәтә һәм тәртипне саклау кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә.

15 нче  апрель  көнне Теләче муниципаль районында Татарстанның халык артисты, Габдулла  Тукай  исемендәге дәүләт бүләге  иясе Венера Әхәт кызы Ганиева  һәм аның студентлары катнашында очрашу үтте. Алар укучылар һәм  укытучылар  каршында үзләренең сәләтләрен  күрсәттеләр, сәнгатьне яратучы  укучыларны  Казан дәүләт мәдәният сәнгать  институтына укырга  чакырдылар. Укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү максатыннан оештырылган бу очрашуда    Олы  Мишә  урта  мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.

16 апрель көнне безнең мәктәп территориясендә өмә булып узды.Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм педагоглар территорияне бик теләп тәртипкә китерделәр. Барысы да күтәренке рух белән эшләделәр. Арыган, әмма яхшы кәеф белән эшне тәмамладылар.

15 нче  апрель  көнне Теләче муниципаль районында Бөек Җиңүнең  77  еллыгына  багышланган “Һәлак  булучылар   истәлегенә  лаек  булачакбыз” дип аталучы фәнни-гамәли конференция узды. Бу  конференциядә  Олы  Мишә  урта  мәктәбе укучылары  да  актив  катнаштылар. Миннебаева Г.Ш. җитәкчелегендәге укучылар 1 урынга, Гыйниятуллина Н.М.җитәкчелегендәге  укучылар  2  урынга, Борханетдинова Р.Җ.җитәкчелегендәге  укучылар  1  урынга лаек  булдылар. Бу укучыларга  алга  таба  да уңышлар телибез.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә шимбә өмәләре дәвам итә. 9 сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. җитәкчелегендә мәктәп бинасының арткы ягын кардан чистарттылар. Апрель өмәләре традициясе күптәннән дәвам итә. Ул хезмәт тәрбиясенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. һәр шимбә көн аерым бер сыйныф әлеге иҗтимагый эшкә җәлеп ителә. Май бәйрәмнәренә кадәр бара торган чарадан һәркемнең кәефе күтәрелеп керә, мәктәп территориясе дә чистарып кала. 

Тиздән чыгарылыш  сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырар. Алда аларны имтиханнар һәм киләчәк өчен һөнәр сайлау бурычы тора.Укучыларга ярдәм йөзеннән төрле уку йортларыннан вәкилләр килеп тулы мәгүлүмат бирә. Буген, яъни, 15 апрель  көнне  Югары Кибәхуҗа урта мэктәбенең 9-11 сыйныф укучылары  мәдәният институты вәкилләре белән очрашты.  Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, уку йорты турында, андагы кагыйдәләр, үзенчәлекләр  турында  күп мәглүмат туплады. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының  тынылган халык  жырчысы   Венера Ганиева һәм аның шәкертләре чыгышлары бик кунелле булды.

Иске Жөри мәдәният йортына берләшмәгә йөрүче бер туган Галимбековлар. ТНВ каналында узучы "Шаян ТВ" тапшыруында катнашып кайттылар.

Работники старозюринского Дома культуры организовали субботник под лозунгом" Мы внуки Ленина". Территория Дома культуры была очищена от снега.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International