ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

   18 апрель бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп белән берлектә , сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган  һәйкәл  янында  өмә үткәрделәр. Аның тирә-ягы кардан  чистартылып, чүпләрдән арындырылды.   Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадереп, үлгәннәрнең каберен белик.

 2022 нче елның 16 нчы апрелендә Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Л. И. җитәкчелегендә һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар "Игелекле эш" акциясе, һәйкәл территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр.  Балалар чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырдылар, агарттылар, әле эреп бетмәгән карны да тараттылар. Берләшмәдә катнашучылар бик күп хезмәт һәм тырышлык куйдылар, димәк, киләчәктә балалар үз иленең чын геройлары турында онытмас, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләре янында тәртип сакларлар, һәлак булган сугышчыларның исем-фамилияләренең чиксез исемлекләрен күреп, үз балаларына: «Бу һәйкәл без тыныч күк астында яшәгән кешеләр хөрмәтенә тора», - дигән өмет бар.

Быел Казан дәүләт мәдәният сәнгать институының Югары сәнгать мәктәбе факультетының соло һәм халык җыр сәнгате кафедрасы оешуга егерме биш ел тулды. Әлегедәй куанычлы хисләре белән уртаклашыр өчен бүген Теләчегә әлеге кафедраның мөдире, профессор, Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе һәм районыбызның шәрәфле гражданины Венера Әхәт кызы Ганиева һәм аның студентлары килде. 

12 апрель - Бөтендөнья космонавтика көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл  мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Галәмгә юл» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Махмутова Г.В.  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

16 апрель көнне Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре обелискны һәм аның тирә-ягын чистарттылар.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек керәшен халкының да үз бәйрәмнәре, милли традицияләре үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Халык йолалары кешеләрнең куңелен били, бер -берләрен якынайта, дуслаштыра. Шул уңайдан Субаш авыл клубында авыл яшьләре белән берлектә "Һәр халыкның үз тарихы" дип исемләнгән тематик очрашу үткәрелде.

Соңгы елларда  терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. 16 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экстремизм һәм террор афәтеннән сак булыйк “-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә авыл яшьләре белән үткәрелде.Сүз террорризм һәм экстремизмның асылы, аның китергән афәтләре турында барды. Шулай ук үзеңнең һәм башкларның иминлеген саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге әйтелде.

Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. 16нчы апрель көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Тарих сулышы» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Оештыручылар Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән таныштырдылар. Һәйкәлләрнең үзләренә карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерделәр.
Тарих һәйкәлләре... алар тарихның күренекле шаһитлары, аның данлы битләренең символлары. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз! Үткәннәрсез киләчәк юк.  Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

18 апрель бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган  обелиск янында өмә үткәрдек. Аның тирә-ягын чистартып, чүпләрдән арындырдык.  Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадереп, үлгәннәрнең каберен белик. Һәйкәлләр — әби-бабаларыбыз вакытыннан безнең һәм киләчәк буынга  калган олы бер мирас ул. Батырлар Даны Мәңгелек!

16 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучылар өчен Укы – үкенмәссең! дигән журналларга багышланган китапханә сәгате үтте. Китапханәче басмаларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуы, “пресса” сүзенең безгә каян килеп керүе, журналның газетадан аермасы, вакытлы матбугат басмаларының төрләре турында сөйләде.  Балалар китапханәбезгә килә торган “Ялкын”, Салават күпере”, “Сабантуй” , “Чаян” исемле журналлар белән таныштылар. “Кара, сайла һәм укы!” дигән журналлар күргәзмәсендә балалар үзләрен кызыксындырган журналларны тапты. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International