ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

12 апрель _ кешелек  яңа, космик чорга кергән көн, безнең бөек илебез горурланыр өчен сәбәп. Бүген безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәпкәчә яштәгеләр төркемендә  космик бәйрәмгә карата танып  -белү сәгате үтте. Аның максаты  - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин  белән таныштыру иде.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары "Рус солдатына хат" акциясенә кушылып киттеләр. Алар Ватан сакчыларына үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Укучылар әлеге хатларның туган өеннән еракта сугышчан бурычларын үтәүчеләр өчен никадәр мөһим икәнен аңладылар. Сыйныф сәгате узганнан соң барлык хатлар онлайн адресатларына озатылды.

13 апрель көнне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова эш визиты белән Теләче районында булды. Министр гражданнарны шәхсән кабул итте.

Бу истәлекле дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Юрий Гагарин - планетаның беренче космонавты” дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрде. Китапханәче галәмгә очкан беренче очучы - космонавт Ю.Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырды, космосны үзләштерү тарихы турында сөйләде һәм катнашучыларны “космик сәяхәт”кә чакырды. "Космик сәяхәт” барышында катнашучылар тарафыннан викторина сорауларына җавап әйтелде, "йолдызлы" табышмаклар чишелде. «Земная орбита Гагарина» китап күргәзмәсендә яшьләр игътибарына кызыклы ачышлар, галимнәр, космонавтлар, космик кораблар, космонавтиканың бөек серләре турында сөйләүче мәгълүмати материаллар, китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар тагын бер кат көчләрен сынадылар һәм Галәм дөньясы турындагы белемнәрен ныгыттылар.

Бу бәйрәм - илебез тормышында мөһим вакыйга  һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү, хәтерне яхшырту, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Иске  Җөри авылы китапханәсендә “Галәмгә сәяхәт” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрелде. Балалар  кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында,  җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар белән йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәр һәм Юрий Гагаринның фотосурәте белән таныштырылды, табышмакларга җаваплар табылды.

Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина уздырдылар. Чара башында китапханәче балаларга космонавтика көне, беренче очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирде. Укучылар  космос, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен ныгытты. "Галәмгә сәяхәт" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.  Укучылар төсле кәгазьләрдән ракета рәсемнәре ясадылар.  “Космоста үткәрелгән 108 минут...” дип исемләнгән  презентация күрсәтелде. Чара балаларга яхшы кәеф алып килде, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Балалар язучысы, шагыйрә Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, 12 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Әхлак сагындагы шагыйрә» дип исемләнгән әдәби дәрес уздырылды. Укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Йолдыз Шәрәпова бик озак еллар «Сабантуй» газетасында журналист булып эшли. «Аппак белән Шапшак», «Җавапсыз сорау», «Колаклы коймаклар», «Каен алмасы» исемле китапларыннан балалар бик рәхәтләнеп әдәп, әхлак темаларын яктырткан шигырьләрен укыдылар. Аның шигырьләре уйлап чыгарылмаган, барысы да  тормыштан алынган. Шагыйрәнең балалар өчен язылган 16 китабы бар.

Башлангыч сыйныф укучылары серле галәмгә сәяхәт кылды, планеталар белән танышты, рәсемнәр буялды, кызыклы сорауларга җаваплар табылды.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә космик бәйрәмгә карата “Галәмгә юл” дигән танып-белү сәгате үткәрде.  Аның максаты  - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин  белән таныштыру иде.

12 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Дулкын” бассейнына бардылар. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган оешмаларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International